Логотип Магариф уку
Цитата:

Бюджет урыннарын бүлү конкурсына Россия югары уку йортларыннан 946 гариза килгән

2022 елның 1 февралендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2023/24 уку елына бюджет урыннарын бүлү буенча ачык конкурс игълан ителгән иде. Бу көннәрдә конкурс комиссиясе утырышына йомгак ясалган. Б...

2022 елның 1 февралендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2023/24 уку елына бюджет урыннарын бүлү буенча ачык конкурс игълан ителгән иде. Бу көннәрдә конкурс комиссиясе утырышына йомгак ясалган. Бу турыда матбугат үзәге хәбәр итте.
2023/24 уку елына кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча конкурста бюджет хисабына 579 мең 542 урын бүленәчәк. Катнашу өчен Россия вузларыннан 946 вуздан гариза кабул ителгән. Комиссиянең чираттагы утырышы Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән гаризаларга экспертиза үткәргәннән соң булачак. Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 30 апрелендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ