Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда дүрт меңенче бала туган

Чаллыда дүрт меңенче бала тантаналы шартларда  бала тудыру үзәгеннән гаиләсенә озатылды. Әлеге чарада шәһәр башлыгы Наил Мәгъдиев катнашып, яшьләрне ихлас котлады һәм балалар автокреслосы бүләк и...

Чаллыда дүрт меңенче бала тантаналы шартларда  бала тудыру үзәгеннән гаиләсенә озатылды. Әлеге чарада шәһәр башлыгы Наил Мәгъдиев катнашып, яшьләрне ихлас котлады һәм балалар автокреслосы бүләк итте.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм Кама балалар медицина үзәге баш табибы Марат Насыйбуллин да, бу гаиләнең шатлыгын уртаклашып, изге теләкләрен юлладылар.
Малайга  әти-әниләре Рөстәм исеме кушканнар, аның озынлыгы 52 сантиметр, авырлыгы 3410 грамм. Шунысын да  әйтик: баланың әнисе  – шәфкать туташы, әтисе – эчке эшләр идарәсе  хезмәткәре.
                                                                                      Альберт ЗАҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ