Логотип Магариф уку
Цитата:

«Черек күл» дә шигърият фестивале

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына җыелган журналистлар бу юлы җәен тамашачы күзенә сирәк күренә торган кунаклар – шагыйрьләр Регина Әхмәтова белән Васил Сәфәргалиев һәм «Яш...

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына җыелган журналистлар бу юлы җәен тамашачы күзенә сирәк күренә торган кунаклар – шагыйрьләр Регина Әхмәтова белән Васил Сәфәргалиев һәм «Яшьләр үзәге» ннән хәзерге заман шигърият «Слэм» ының беренче Идел буе фестивале кураторы  Олег Фёдоров белән очрашты.
Олег Фёдоров бәйрәмнең оештыру мәсьәләләренә тукталды. «Фестиваль Яшьләр эшләре федераль агентлыгының грант чаралары хисабына үткәрелә, - диде ул. – Без Кырымнан меңнәрчә чакрым ераклыкта яшәсәк тә,   «Таврида» дип аталган яшьләр форумында катнашып,  грант откан идек. Безгә  шулай ук Татарстандагы «REAKTOR» ның   арт-резиденциясе дә ярдәм итеп тора. Алар Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм башкалабыз Казанда урнашкан.

–  Фестиваль 14нче августта «Черек күл» дә урнаштырылган сәхнә түрендә иртәнге иртәнге сәгать 10.00 да сабый балаларның татар һәм рус телләрендә шигырь укулары белән башланып китә, - диде 14 яшьлек шагыйрә Регина Әхмәтова. – Тик үзләренең әсәрләрен түгел, бәлки өлкән вә яраткан шагыйрьләрнең шигъри тәлгәшләренең иң матур үрнәкләрен яттан сөйләячәк алар. «Слэм» ул шигырь уку бәйгесе дигәнне аңлата. Без аны республиканың Милли китапханәсендә кыш көне башлап җибәргән идек. Аннары яз көне үткәрдек. Барлыгы 120 яшь каләм әһеле катнашты бу бәйгеләрдә. Аның жюри әгъзалары да шунда шигырь тыңларга килгән халык үзе булды. Алар кемне күбрәк яклап тавыш бирә, шул җиңә. Ярышның шарты шундый.
Шунысын да әйтеп узыйк, кышкы фестивальдә шагыйрә Регина Әхмәтова әлеге бәйгедә җиңеп, 750 мең сумга грант откан. Яшь шагыйрь Васил Сәфәргалиев тәүге шигъри авазын шушындый бәйгедә салган. Әлеге очрашу вакытында да Васил түзмәде, күңелен кыздырып торган бер шигырен укып узды.
Ә 14 августка килгәндә, бу көнне шигырь бәйрәмен тамаша кылырга килгән халык шулай ук әдәби викторинада катнашып, шәп кенә китапларга ия була, китаплар клубында танылган галимнәрнең төрле кызыклы темаларга багышланган лекцияләрен тыңлый ала.
Тамашаның иң бөек кульминациясе  Мәскәүдән килгән танылган шагыйрә А. Астахова чыгышы булыр дип көтелә. Тамашага рәхим итегез!
                                                                                    Ирек НИГЪМӘТИ

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ