Логотип Магариф уку
Цитата:

 Чистайда – 70, ә  Әтнәдә берәү дә юк

Саф татар төбәге булган Әтнә районында Быел бердәм дәүләт имтиханын бар чыгарылыш укучысы да уңышлы, ягъни минималь бусагадан югарырак балларга тапшырган. Республикабызда Әтнәдән кала БДИдан мондый кү...

Саф татар төбәге булган Әтнә районында Быел бердәм дәүләт имтиханын бар чыгарылыш укучысы да уңышлы, ягъни минималь бусагадан югарырак балларга тапшырган. Республикабызда Әтнәдән кала БДИдан мондый күрсәткечкә ирешкән башка район юк. Әйтик, Тәтеш районында – бер, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Питрәч районында – өч, Нурлат районында җиде бала минималь бусаганы үтә алмаган.  Ә менә бу өлкәдә Чистай районы укучылары антирекорд куйган: бу районда быел 70 укучы БДИ имтиханнарын тапшыра алмаган.
Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаучылар өлеше буенча иң начар күрсәткечләр Әлки (6,06%), Спас (4,86%), Сарман (4,83%), Казанның Киров һәм Мәскәү (5,47%), Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (4,77%) районнарында.
Шунысын да әйтеп әйтү кирәк: Әтнә районы укучылары рус теленнән уртача (82, 9 балл), математикадан (73, 57 балл) һәм җәмгыять белеменнән (74, 33 балл) республика районнары арасында иң югары балл җыйган.
Кыскасы, Татарстанда быел барлыгы 1600 дән артык укучы минималь бусаганы үтә алмаган.  
Язмабыз башында Әтнә районын үрнәк итеп китергән идек. Бу район мәгарифенә кагылышлы тагын бер яңалык. Шушы көннәрдә Әтнә районы мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу постка моңарчы Әтнә дәүләт драма театрында музыка бүлеген җитәкләгән Алинә Фердинант кызы Мөхәммәтгалиева тәкъдим ителде.
   Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ