Логотип Магариф уку
Цитата:

Цифрлаштыру елына нинди өметләр баглыйм?

Тормышыбызны ниндидер технологияләрсез күз алдына китереп булмыйдыр кебек. Кайда гына карама, һәрберебезнең өр-яңа телефон, чыбыксыз колакчыннар, заманча кул сәгатьләре. Әлбәттә, технологияләребез кәр...

Тормышыбызны ниндидер технологияләрсез күз алдына китереп булмыйдыр кебек. Кайда гына карама, һәрберебезнең өр-яңа телефон, чыбыксыз колакчыннар, заманча кул сәгатьләре. Әлбәттә, технологияләребез кәрәзле телефоннар белән генә чикләнеп калмый: алар өйдә булганда, медицинада, юлда йөргәндә һәм башка төрле-төрле өлкәләр белән эш иткәндә ярдәмгә киләләр.
Гасыр башында кеше әлеге технологияләрдән куркып калган булса, бүген  ул аларны үзенең «дусты» итеп саный. Чыннан да, берәр нәрсә сатып алырга кирәк булса, без үзебезне мәшәкатьләмибез, телефоныбызны ачабыз, кирәк әйберне сайлыйбыз һәм күп вакыт үтми, аны могҗизалы рәвештә безнең өебезгә курьер китерә. Әлбәттә, IT-технологияләр белән эш итү  безнең тормышыбызны бик нык җиңеләйтә.
2009 елда Татарстанда беренчеләрдән булып IT-парк оешты. 2015 елда республикабызда “акыллы шәһәр” концепциясе буенча өр-яңа Иннополис шәһәре барлыкка килде. Анда барлык өйләр, мәктәпләр, югару уку йортлары һәм эш урыннары аерым бер шартлар белән төзелә. Шәһәрнең максаты – инфраструктураны, бизнесны, гомумән, кешенең яшәешенә кагылган әйберләрне уңайлы итеп ясау. 
 2022 ел Татарстанда Цифралаштыру елы дип игълан ителде. Елның төп максатлары – республика халкын, ягъни 4 миллионга якын кешене Интернет элемтәсе белән тәэмин итү һәм гражданнарның дәүләт белән үзара бәйләнешен кулайлаштыру.
Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, быел республикада иң беренче чиратта «цифрлы тигезсезлек»не бетерергә ниятлиләр. Минем исә әлеге елга зур өметләремнең берсе – авылыбызга Интернет кертү һәм кәрәзле телефоннар белән элемтәне яхштырту. Бу исә мәктәптә укучы балаларның белем алуга, Интернет ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тагы да арттыруга бер адым. Татарстанда халкы 300 кешедән артмаган 624 авыл бар һәм аның 62 сен быел Интернетлы итү планлаштырылган. Чыннан да, авылда Интернет кына түгел, кайбер җирләрдә кесә телефоны тотмаган җирләр бар. Әлеге шартларда IT-технологияләр чорында эшләү авыррак. Әлбәттә, барлык авылларга Интернет кертеп бетерер өчен бер генә ел җитмәс. Цифраллаштыру елына баглаган икенче өметем – дәүләт ягыннан гади халыкка кыйбатлы IT-профессияләр курсларын бушлай итү мөмкинлеген бирү. Әйткәнемчә, хәзерге тормышыбыз технологияләрдән генә тора. Димәк, IT-һөнәрләр дә көннән-көн күбәя бара дигән сүз: SMM-менеджер, UX/UI дизайнер, программистлар һәм башкалар. Авыл хуҗалыгын да цифрлы техникасыз күз алдына китереп булмый. Ләкин, әлеге курслар күп вакыт аралыгында уза һәм, әлбәттә, аларның бәяләре шактый кыйммәт. Профессиясен үзгәртергә теләгән кешеләр, студентлар һәм укучылар әлеге курсларны сатып ала алмыйлар. Димәк, аларның әлеге профессияләрне үзләштерү мөмкинлеге бик нык чикләнгән һәм алар дөньядан артта кала.
Татарстан елдан-ел илебезнең IT-өлкәсенә зур өлеш кертеп бара. Ул башка регионнар арасында аерыла: Иннополис шәһәре, IT-парк, Идея технопаркы. Шуңа күрә, елы ничек аталуга карамастан, хөкүмәтебез планлаштырган барлык эшләр иртәме-соңмы эшләнәчәк дип уйлыйм. Әмма дә ләкин, минем бу елга баглаган өметләрем чынга ашса, зур шәһәрләр генә түгел, кече районнар һәм авыллар әз генә булса да, үзләрендә IT-өлкәсен үстерер һәм кулланыр өчен зур адым ясар иде.

Фәнзия ЗАКИРОВА,


Актаныш районы Аеш башлангыч мәктәбе   укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ