Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәресең мавыктыргыч булсын дисәң...

Яшел Үзәндәге 5 нче гимназиянең география укытучысы Фәнүзә Исмәгыйлева 7 нче сыйныфта географиядән «Африка» темасына кереш» дәресенә максатларны ачык һәм төгәл итеп куйган. Бу дәрестә өч бердәм максат...

Яшел Үзәндәге 5 нче гимназиянең география укытучысы Фәнүзә Исмәгыйлева 7 нче сыйныфта географиядән «Африка» темасына кереш» дәресенә максатларны ачык һәм төгәл итеп куйган. Бу дәрестә өч бердәм максат тормышка ашырыла. Иң мөһиме: ул мәгълүмати чараларны һәм өстәмә материалларны да оптималь рәвештә сайлый алган. Иң әһәмиятлесе: тәрбияви юнәлеш беренче булып күзгә ташлана. Укучылар белән матур итеп исәнләшү ул – үзе үк дәрестә укучыларга бирелә торган тәрбиянең башы.
Дәрес методик яктан дөрес итеп оештырылган. Әйтергә кирәк, география дәресе география картасыннан башка узмый һәм уза да алмый. Бу дәрес дәвамында укучылар география картасы белән эшли. Укытучы стена картасыннан нинди объектны күрсәтә, укучылар үз атлас карталарыннан шуны табып күрсәтә баралар. Шунсыз мөмкин дә түгел. Чөнки география фәне карта белән башлана һәм карта белән төгәлләнә.
География картасы белән бәйләнешле рәвештә укытучы слайдларга да киң урын биргән. Әлбәттә, картада күрсәтелгән һәр объект экранда үз урынын ала икән, укучыларга теманы аңлау бермә-бер җиңелләшә, күрсәтмәлелек үз эшен эшли.
Кызганыч, калган слайдлар турында фикер йөртә алмыйбыз, чөнки укытучы әлеге дәрес язмасында безгә өч кенә слайд тәкъдим итә. (Дәрестә кулланыласы слайдларны презентация рәвешендә туплап бирсә, күпкә отышлырак булган булыр иде.) Шулай булуга да карамастан, дәрес барышында әлеге слайдларны караганда, укучыларга эстетик һәм экологик тәрбия бирелде, ди. Әмма укытучы ни формада, нинди эчтәлектә әлеге тәрбияне үз дәресендә тормышка ашырган, бу турыда әлеге дәрестә мәгълүмат юк.
Дәрес фактик материалларга бай. Бу – Африка материгын өйрәнүгә кереш дәрес. Алдагы дәресләрдә Африка материгын тагын да тирәнрәк һәм тулырак итеп өйрәнү, балаларны фәнгә күбрәк җәлеп итү җәһәтеннән, укытучы кызыклы материалларны күп итеп сайлаган. Билгеле ки, дәрестә кызыклы мәгълүматлар булмаса, аларны экранда чагылдырмасаң, хәзерге заман баласын үзең укыткан фәнгә карата кызыктырып та булмый.
Тагын шуны да әйтеп узу кирәк: бу дәрестә максатка ярашлы рәвештә укучыларның уйлау-фикерләү сәләте дә үстерелә. Әйтик, миражга багышланган текст балалар өчен проблема булып тора. Биредә укучылар эзләнә, уйлый, фикерли башлый, чөнки сорау кызыклы, ә җавап юк. Бу очракта үзеннән-үзе проблемалы ситуация туа. Бары тик проблемалы ситуациядән чыгу юлларын гына эзлисе кала. Укучылар төрлечә фикер йөртә, ә арада аның шундыйлары да була, җавапны таба һәм проблемалы ситуация үзеннән-үзе хәл ителә. Җавап табылды, проблема чишелде. Бу очракта проблема тулысынча хәл ителми, биредә укытучы булышлыгы кирәк булып чыга. Чөнки проблеманы хәл итәргә укучыларның белемнәре җитеп бетми, бу инде – табигый хәл. Гаепләп тә булмый, әле бит алар алдагы сыйныфларда физика һәм химия закончалыкларын өйрәнүгә күчәләр генә.
Дәрестә, алда әйтелгәнчә, укытучы тарафыннан Африка материгы хакында күптөрле фактик материал китерелә. Укытучы үз үрнәгендә укучыларны өстәмә әдәбият материалларыннан файдалану кирәклегенә басым ясый. Әлбәттә, бу – бик кирәкле алым. Чөнки хәзерге укучылар, үз гаджетларыннан аерыла алмыйча, өстәмә әдәбият укуга, гомумән, игътибар итми башлады. Тик бу уңайдан шуны да әйтеп үтү кирәк: укытучы дәрестә өстәмә әдәбият белән артык мавыгып, укучыларның дәреслек белән эшләвен истән чыгарган. Чөнки дәреслек – бала өчен төп белем чыганагы. Шуңа да һәр дәрестә дәреслек төп кулланма, мәгълүмат чыганагы булуын укытучы һәрдаим күз уңында тотарга тиешле. Африка материгына багышланган текст материалыннан кирәкле урынны табып уку, сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү дәреснең төп, кагылгысыз өлеше булып калырга тиеш иде.
Моннан тыш, контурлы карта белән эш тә читтә калмасын иде. Чөнки атлас карталарыннан карап, аларны күрсәтеп кенә географик номенклатураны истә калдыру җайсыз. Аларны истә калдыру өчен, иң әһәмиятле булып саналган география объектларын контурлы картага карандаш ярдәмендә әлеге дәрестә үк билгеләп кую мөмкинчелеге бар иде.
Әйтелгән әлеге кимчелекләр тулаем дәреснең уңай ролен һич тә юкка чыгара алмый. Укытучының башта ук дәресне кызыклы итеп оештыруы укучыларны үзенә җәлеп итә. Дәрес-
тә кулланылган фактик материаллар укучылар өчен тагын да эзләнү объектлары булып тора. Әгәр баланы дәрестә теге яки бу экзотик үсемлек, җәнлек, табигать күренеше үзенә җәлеп итә икән, ул аның хакында тагын да күбрәк белергә тырышачак. Бүген Интернет ресурслары да аның белемен тирәнәйтергә мөмкинчелек тудыра. Тели икән –өстәмә әдәбияттан файдаланып, ул аннан да күп нәрсәләрне таба ала.
Укытучы дәрестә чагыштыру алымын да оста кулланган. Материктагы Виктория күленең Татарстан Республикасы мәйданы чаклы булуы, ә инде Африкадагы иң тирән күлнең Россиядәге Байкалдан гына калышуы хакындагы мәгълүмат укучылар күңелендә озак сакланачак.
Укучыларның укытучы җитәкчелегендә дәрескә йомгак ясаулары да уңышлы гына килеп чыккан. Биредә һәр укучы үз уй-фикерен кәгазьгә күчерә һәм нәтиҗә отышлы килеп чыга. Укытучыга балаларның ничек итеп яңа теманы өйрәнеп калулары да билгеле була. Укучылар ясаган нәтиҗәләрдән чыгып, аларның алган белем һәм тәрбияләрен дәрес ахырында бәяләү, аларның киләчәк дәресләрдә тагын да алачак белемнәрен үзләштерүгә уңай стимул булып санала.
Укытучы 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын да истән чыгармаган. Укучыларга өй эше итеп туган телебез – татар телендә, өйрәнелгән темага багышлап, хикәя төзеп килергә куша. Бусы инде фәнара бәйләнешкә аерым мисал да булып тора.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы,
Россия табигать фәннәре академиясе академигы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ