Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәү әтием истәлекләре

Безнең гаиләдә кызыл бәрхет тышлы альбом саклана. Анда дәү әтием Шиһапов Габдулла Сәхип улы үзенең төрле елларда язган истәлекләрен, мәкаләләрен – бөтен иҗатын җыеп, ябыштырып барган. Нинди генә шигыр...

Безнең гаиләдә кызыл бәрхет тышлы альбом саклана. Анда дәү әтием Шиһапов Габдулла Сәхип улы үзенең төрле елларда язган истәлекләрен, мәкаләләрен – бөтен иҗатын җыеп, ябыштырып барган. Нинди генә шигырьләр, хикәяләр юк анда! Сугыш башланганда, дәү әтиемә нибары 10 яшь булган. Сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ул. Альбомда урнаштырылган берничә истәлек минем игътибарымны аерым җәлеп итте. 1980 елда Бөек Җиңүнең 35 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә язылган алар. Истәлекләрнең байтагы Балык Бистәсе районының «Октябрь юлы» гәҗитендә басылган. Инде үзе дә гүр иясе булган дәү әтиемнең бер ядкәрен журнал укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.
Без, сугыш чоры балалары, мылтык тотып дошманга каршы бармасак та, бик зур чыныгу мәктәбен уздык. Безнең балачак хәзерге вакыттагы кебек күңелле булмады ул. Замана безне ашыктырды, олыгайтты. Таякны ат итеп, яшел хәтфә чирәмдә йөгереп йөрисе урынга тәртә арасына сыер, үгез җигәргә, «уфалла» тартып йөрергә туры килде. Балачагыбызның иң ваемсыз елларын шул каһәр суккан сугыш йотты.
– Бүген кич Сәлихҗанны карыйлар икән, – дигән хәбәр яшен тизлеге белән авылга таралды. Инештә бәкедән су алучы хатын-кызлар да, соскыч тотып, күршегә утлы күмергә чабучы малай-шалайлар да кичкә кадәр шул турыда гына сөйләштеләр. Әйе, авыл халкы, бу авыр вакытта хәсрәттән  арынып тору өчен, кичен урамы-
урамы белән җыелып, фронттагы яңалыклар, кемнәргәдер килгән  өчпочмаклы бәхет хатлары турында сөйләшәләр иде. Хәтта «кино» карау да бар. «Бүген фәлән солдатны карыйбыз», – дип җыеласы өйне алдан ук билгеләп, үзара килешәләр иде.
Сәлихҗан абый – Зәйнетдин бабай белән Нәфисә әбинең бердәнбер уллары ул, авылның оста гармунчыларының берсе. Аны ике ел элек сугышка алдылар. Инде менә күптәннән хатлары килми башлаган.
...Кич җитте. Кышын тиз караңгылана. Ике күрше малае белән мин дә Зәйнетдин бабайларга киттем. Өй тулы кеше. Без дә, аякларны бөкләп, бер почмакка чүгәләдек. Зәйнетдин бабай, барыгыз да җыелдыгызмы дигәндәй, як-ягына күз йөртеп чыкты. Аннары бер табак тутырып кар алып керде дә аны морҗа янына куйды.

– Ярар, җәмәгать, әгәр Сәлихҗаным исән булса, менә шушы мич йөзлегендә күренер, – дип, кар өстенә йомарланган кәгазьләр ыргытты. Җиделе лампаны сүндереп, кәгазьләргә ут төртте. «Кино» башланды. Кәгазьләр бер янып, бер сүрелеп, кыштырдап таралганда, төрле сурәтләргә охшаган шәүләләр хәрәкәт иткәндәй мич-экранга төште. Тын алмыйча да утырган халык арасыннан берсе: «Әнә, күрәсезме, Сәлих мылтык күтәргән, кул болгый», – дип кычкырып җибәрде. «Егылды, әллә яраланды инде»,  – диде күршесе. «Юк, түше белән алга шуыша, – диде икенчесе, – әнә агачлар артында күмелде!»
Кәгазьләр янып бетте. Сәлихҗан абый башка күренмәде. Өй эче шомлы, караңгы тынлыкка чумды. Зәйнетдин бабай калтыранган куллары белән лампага ут кабызды.
«Исән икән әле күз нурым, Аллаһка шөкер», – дип, кайгылы төсенә бераз шатлык кергән Нәфисә әби авыр тынлыкны бозды. Тынычландырып, изге теләкләр теләп, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, авыл халкы өйләренә таралышты. Хәтерләмим, кем уйлап тапкандыр моны. Ләкин шундый юл белән дә ата-ананы балаларының исәнлегенә өметләндергән, бераз булса да тынычландырган һәр гамәл саваплыдыр. Өметтә дә бик зур көч бар икән бу дөньяда яшәү өчен.  Әлеге вакыйгадан соң берәр атна үткәч, Сәлихҗан Бәдретдиновның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төште.
Булмас, табылыр әле, югала торганнардан түгел минем улым», – дип, озак өметләнеп йөрде Зәйнетдин бабай. Әмма борчылу, өзелеп сагыну бер генә минутка да күңеленнән китмәде.
Дошманны җиңеп, орден-медальләр тагып, авылга солдатлар кайта башлады, әмма Сәлихҗан абый кайтмады. Зәйнетдин бабай белән Нәфисә әби озак еллар күзләрен түр тәрәзәдән күренеп торучы олы юлдан алмадылар. «Өметне өзмик, хәбәрсез югалу – үлү түгел әле ул», – диеп, бер-берен юаттылар.
Сулар акты, еллар үтте... Кадерле, бик кадерле булган сөекле улларының якты сурәтен йөрәк түрләрендә йөрткән, «кайтыр...» диеп өзгәләнеп өметләрен югалтмаган Ата белән Ана бер-бер артлы бакыйлыкка күчте...
Рамил Шиһапов,
Казан шәһәренең КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе  укучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ