Логотип Магариф уку
Цитата:

Декабрь аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.Халыкара неврологлар көне.Математик, геометр, нәевклид геометриясе теориясен төзүче Николай Лобачевскийның тууына 230 ел (1792–1856).Хоккейчы, футболчы, тренер,...

1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
Халыкара неврологлар көне.
Математик, геометр, нәевклид геометриясе теориясен төзүче Николай Лобачевскийның тууына 230 ел (1792–1856).
Хоккейчы, футболчы, тренер, Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры һәм тренеры Всеволод Бобровның тууына 100 ел (1922–1979).
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Хәсәновның тууына 85 ел (1937–2020).
Актёр, Татарстанның атказанган артисты Миңвәли Габдуллинга 50 яшь.
2 – Банк хезмәткәрләре көне.
Совет полководецы, Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Баграмянның тууына 125 ел (1897–1982).
Исламият белгече, текстолог, тәрҗемәче, публицист, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хәйринең тууына 75 ел (1947– 2014).
3 – Халыкара инвалидлар көне.
Билгесез солдат көне.
Юристлар көне.
Халыкара пестицидларга каршы көрәш көне.
Бөтендөнья компьютер графикасы көне.
Тел галиме, фольклорчы Хәбирә Насыйриянең тууына 140 ел (1882–1912).
Сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Нәүфәл Адыловның тууына 90 ел (1932–2004).
Шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага 70 яшь.
5 – Халыкара икътисади һәм социаль үсеш өчен көрәшүчеләр көне.
Рәссам, график Виталий Булатовка 75 яшь.
Балалар язучысы Резедә Шәриповага 60 яшь.
Волонтёрлар көне.
7 – Халыкара гражданнар оборонасы көне.
8 – Рус шагыйре, декабрист Александр Одоевскийның тууына 220 ел (1802–1839).
Мәгърифәтче, дин белгече Шәһәр Шәрәфнең тууына 145 ел (1877–1938).
Язучы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баянның тууына 95 ел (1927–2013).
9 – Ватан геройлары көне.
Тарихчы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Евгений Устюжанинның тууына 120 ел (1902–1968).
Шагыйрь Идият Әмировка 75 яшь.
10 – Халыкара кеше хокукларын яклау көне.
Бөтендөнья футбол көне.
11 –  Актёр, педагог, Татарстанның һәм СССРның халык артисты Николай Якушенконың тууына 125 ел (1897–1971).
Рәссам, Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Хәсьяновага 70 яшь.
Журналист, язучы Искәндәр Сираҗига 50 яшь.
12 – Россия Федерациясе Конституциясе көне.
13 – Немец шагыйре, прозаик, тәнкыйтьче Христиан Иоганн Генрих Гейненың тууына 225 ел (1797–1856).
14 – Драматург, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәет Шәкүровның тууына 105 ел (1917–1989).
Рус физигы, лазерны уйлап тапкан, Нобель, Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Николай Басовның тууына 100 ел (1922–2001).
График Таһир Фәизовның тууына 75 ел (1947–2008).
15 – Россиядә һөнәри вазифаларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне.
Халыкара чәй көне.
Шагыйрә Газизә Сәмитованың тууына 160 ел (1862–1929).
Язучы, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Хөсни Кәримнең тууына 135 ел (1887–1965).
Актёр, Татарстанның халык артисты Павел Ососковның тууына 125 ел (1897–1968).
Халыкара шахмат остасы, СССРның атказанган тренеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Нәҗметдиновның тууына 110 ел (1912–1974).
Композитор, пианист, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разия Еникиевага 75 яшь.
16 – Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел (1902–1967).
Совет-рус композиторы, пианист, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты Родион Щедринга 90 яшь.
17 – Россиядә риелторлар көне.
18 – ЗАГС хезмәткәрләре көне.
Гарәп теле көне.
19 – Халыкара ярлыларга ярдәм итү көне.
Архитектор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, техник фәннәр докторы Альфред Сөләймановка 70 яшь.
20 – Россия Федерациясе дәүләт иминлеге хезмәткәрләре көне.
21 – Кышкы кояш торгынлыгы көне.
Баскетбол туган көн.
Шагыйрь, журналист Сәхаб Урайскийның тууына 115 ел (1907–1957).
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел (1927–1990).
22 – Энергетиклар көне.
Россия хоккее көне.
Шагыйрь, тел галиме, филология фәннәре кандидаты Мостафа Ногманның тууына 110 ел (1912–1976).
Рус балалар язучысы, сценарист, драматург Эдуард Успенскийның тууына 85 ел (1937–2018).
23 – Язучы, драматург Газиз Мөхәммәтшинның тууына 90 ел (1932–1972).
Тел галиме, фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның тууына 135 ел (1887–1940).
24 – Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
Актриса, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Светлана Славутскаяга 70 яшь.
25 – Язучы, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөсәгыйт Хәбибуллинның тууына 95 ел (1927–2019).
26 – Бүләкләр көне.
Актёр, Татарстанның халык артисты Дэллюс Ильясовның тууына 100 ел (1922–1981).
Атом физикасы теоретигы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Роальд Сәгъдиевкә 90 яшь.
27 – Россиядә коткаручылар көне.
Француз микробиологы, химик Луи Пастерның тууына 200 ел (1822–1895).
Рус сәүдәгәре, меценат, коллекционер, Третьяков галереясына нигез салган Павел Третьяковның тууына 190 ел (1832–1898).
28 – Халыкара кино көне.
Партия эшлеклесе Садыйк Сәгыевның тууына 140 ел (1882–1953).
Совет полководецы, Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Коневның тууына 125 ел (1897–1973).
29 – Театр һәм кино актёры, дубляж остасы Всеволод Абдуловның тууына 80 ел (1942–2002).
30 – СССР төзелүгә 100 ел (1922).
Педагог, журналист, «Мәгариф» журналының чишмә башы булган «Мәктәп» журналының нашире, мөхәррире Шиһаб Әхмәровның тууына 140 ел (1882–1966).
31 – Актриса, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фатыйма Ильскаяның тууына 120 ел (1902–1984).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ