Логотип Магариф уку
Цитата:

«Директор йөрәгенә иң якын тел татар теле булуын белеп торырга тиешләр»

Директор биш телдә сөйләшсә дә, йөрәгенә иң якын тел татар теле булуын белеп торырга тиешләр. Казанның 165нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов  шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы....

Директор биш телдә сөйләшсә дә, йөрәгенә иң якын тел татар теле булуын белеп торырга тиешләр. Казанның 165нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов  шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.  Шушы мәктәп базасында республикада беренче полилингваль комплекс төзеләчәк.
“Мәктәпнең һәр укучысы, укытучысы мәктәп директорын татар халкының бер инсаны итеп күз алдына китерергә тиеш. Мин, гадәттә, мәктәпкә керүгә һәр укытучы белән дә татарча исәнләшәм, чөнки алар да “бу директор теле, аны хөрмәт итәргә кирәк” дип уйларга тиеш”, - ди ул.
Мин, рус баласымы, татармы – һәрвакыт татарча сөйләшергә өндим. Директор игътибарын җәлеп итү өчен, аның белән я татарча, я инглизчә сөйләшү кирәк, чөнки без кешегә үз туган телендә мөрәҗәгать итеп, аңа ихтирам күрсәтәбез. Директор биш телдә сөйләшсә дә, йөрәгенә иң якын тел татар теле булуын белеп торырга тиешләр”, - дип искәртте Айдар Шәмсетдинов.
“Мәктәптә татар җанлы мохит тудыруга ирешәбез дип уйлыйм, минемчә, һәр бала күп телле җәмгыятьтә башка милләт вәкилләренә ихтирам хисе тоярга тиеш. Ә бу халыкның культурасы һәм телен өйрәнү аша килә дип уйлыйм. Рус һәм башка милләт балаларында татар теленә карата хөрмәт уятырга тырышабыз. Мәктәпнең һәр диварында татар мәдәнияте, татар шәхесләре турында нинди дә булса мәгълүмат бар”, - ди ул.
“Без “Сәлам” дәреслеге авторы белән үзебезнең мәктәптә бик матур ролик төшердек. Ул рус ата-аналарында татар теленә карата фикерне үзгәртү максаты белән ясалды. Мин аны махсус үзем ясаттым, чөнки рус ата-анасында татар теленә уңай караш булырга тиеш. Полилингваль мәктәптә татар телен мөмкин кадәр күбрәк аралашу һәм укыту теле буларак күз алдына китерәбез”, - диде Айдар Шәмсетдинов.
Ул полилингваль мәктәптә табигать белеме, тарих, җәмгыять белемен татарча укыту ниятләнгәнен әйтте. “Татар телендә көнкүреш лексиканы булдырырга кирәк, шуңа күрә табигать белемен татарча укытмасак, татар теле зәгыйфьләнәчәк”, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ