Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөньяга үз сүзен ишеттергән галим

Казандагы 11 нче татар гимназиясендә “Дөньяда сүзебезбар” дип аталган Хатыйп Миңнегулов исемендәге II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге гыйльми җыенга, Татарстан районнарыннан т...

Казандагы 11 нче татар гимназиясендә “Дөньяда сүзебезбар” дип аталган Хатыйп Миңнегулов исемендәге II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге гыйльми җыенга, Татарстан районнарыннан тыш, Саха-Якутия ресрубликасыннан, Ханти-Манси автономияле округыннан, хәтта Мәскәүдән дә бик күп эшләр килгән иде.
Конференциянең әлеге гимназиядә уздырылуы бер дә очраклы түгел: Хатыйп ага инде утыз елдан артык әлеге уку йортының фәнни киңәшчесе булып тора. Шуңа да бу конференция бик тә үзенчәлекле вакыйга – гимназиядә Хатыйп Миңнегулов  музеен ачу тантанасыннан башланып китте. Анда олуг галим язган китаплар, документлар, Мактау грамоталары, әдипнең шәхси әйберләре урын алган. Чын мәгънәсендә Хатыйп ага мондый хөрмәткә һәм олылауга бик тә лаек.
“Яшьрәк чагында миңа азмы-күпме колхозда да, зводта да, төзелештә дә , кыскасы, төрле тармакларда, төрле урыннарда эшләргә, яшәргә туры килде. Әмма гомеремнең төп өлеше мәгариф системасы белән бәйле. Мәктәп укытучысы, директоры, вуз мөгаллиме булып эшләгән елларның гомуми суммасы, ягъни педагогик стаж ярты гасырдан артып китә икән!” – дип яза үзе турында “миң...” иҗегенә башланган фамилияне йөртүче Миңнегулов.
Гыйлем дигән дәрьяның,
Җыйнап энҗе-мәрҗәннәрен,
Бизәсеннәр дип ил түрләрен,
Шәкертләргә аны өләшүче -
Кем дисезме ?
Билгеле инде ,Хатыйп абый !
Өстәлендә тау-тау гыйльми эшләр,
Бер йокысыз үткән озын төннәр,
Шәкертенең өмет хисен сүндермичә,
Дөреслеккә юл салучы -
Кем дисезме ?
Билгеле инде ,Хатыйп абый !
Хөрмәтле, Хатыйп абыебыз!
Менә шулай яшь буынга,
Өләш әле энҗе-мәрҗән!
Буыннардан-буыннарга, мирас булып,
Калсын синнән татар сүзе,татарга дан!
Кылган гамәлләрең иксез-чиксез!
Ә киләчәккә планнар...?!
Өмет өчен әле кодрәтең бар,
Хыял өчен матур хисләр бар !!!
Без телибез, гыйлем киңлегендә,
Гәүһәр булып , юл күрсәтеп,
Миңнугулов атлы йолдызның
Бик күп еллар әле балкып януын!
Татар теле дарьясына чумып,
Энҗеләрен җыйды иң төптәгесен
Һәм аларны шәкертләренә бирде,
Бизәсеннәр диде ил күкләрен.
Тикшерде ул көн – төн тау – тау дәфтәр,
Ак битләрдә калды кызыл кара.
Шәкертләре күңелендә хәзер дә
Дөреслеккә юл күрсәтеп бара.
Хөрмәтле Хатыйп абыебыз!
Гомерең синең хәзинә.
Бик кадерләп, саклап, бөртекләп,
Туплап алып барсаң ахыргача,
Һәм яшьләргә бирсәң бик теләп,
Буыннарны буыннарга бәйләп
Бара торган алтын чылбырның
Бер алкасы булып яшәвеңнән
Без канәгать, риза булабыз.
Татар әдәбиятын системалы өйрәнү һәм аны халыкка җиткерүчеләр арасында Хатыйп Миңнегулов беренче урыннарда тора. Әдәбиятыбызның тарихын тагын да киңәйтү, аны моңа кадәр читтә кала килгән яисә тиешле бәя алмаган әсәрләрне өйрәнүне дәвам иттерү юлы белән тулыландыра баруны изге бурыч итеп куйган ул. Халыкның рухи эшчәнлеге казанышларын өйрәнүдә зур игътибарга лаек 600 дән артык хезмәте бар аның. галимнең бу хезмәтләрен бөтен татар җәмәгатьчелеге белә һәм таный. Алар бүгенге көндә вузларда һәм урта мәктәпләрдә татар әдәбияты тарихын укытуда нигез хезмәтләр ролен уйныйлар.
Хатыйп Миңнегулов тарафыннан башкарылган һәм башкарыла торган гыйльми эшчәнлекнең әһәмиятен билгеләп үтү урынлы булыр.Ул ерак һәм якын мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү, аның казанышларын барлау-туплауны аерым шогыль итте. Финляндия, Төркия, Кытай, Үзбәкстан, Казахстан дәүләтләрендә гыйльми сәфәрләре вакытында әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат җыйнап, үзенең табышлары турында вакытлы матбугат битләрендә, радио-телевидениедән бәян итеп, киң җәмәгатьчелекне таныштырды. Әлеге юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен 1998 нче елда Кол Гали исемендәге Халыкара премия бирелде.
Х.Миңнегулов киң җәмзгатьчелеккә аеруча үзенең дәреслек-хрестоматияләре белән дә мәгълүм. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, мәктәп, гимназия, лицей укучылары, колледж, училище студентлары Борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятын Хатыйп Миңнегулов автордашлыгында язылган дәреслек-хрестоматияләр аша өйрәнәләр. шулай ук аның урыс мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен Н.Гыймадиева белән берлектә язылган дәреслеге дә бар. Ул – мәктәп укучыларына , студентларга адресланган күп кенә программалар, методик ярдәмлекләр һәм мәкаләләр авторы да.
Х.Миңнегулов галим, профессор, тарихчы дәрәҗәсенә күтәрелеп, әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә таралган татар халкына җиткерә. КФУда студентларга тирән белем бирү белән беррәттән, ул Мәгарифне үстерү институтында да җигелеп эшли.
Профессор Хатыйп Миңнегуловның исеме җисеменә, асылына туры килә. “Хатыйп” (Хатыб) гарәпчәдән “вәгазь сөйләүче”, “яхшы оратор” мәгънәләрен аңлата. Ул үзенең лекцияләрен чын хатыйбларча-ораторлык сәнгате дәрәҗәсендә укый, үтемле итеп ардырмыйча, талдырмыйча тыңлаучының аңына сеңдерә. Аныңча көр тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләү осталыгы бөтен кешегә дә бирелми. Студентлар һәм укытучылар аны яраталар, “Хатыйп абый” дип үлеп торалар. Ул берничә тапкыр “Иң яхшы укытучы-лектор” дигән исем алган. Аеруча басып ясап шуны әйтәсе килә: Хатыйп Миңнегулов – иң элек Урта гасыр татар әдәбияты буенча зур белгеч. Ул аның һәр үсеш баскычын – борынгы төрки дәверне дә, Болгар, Алтын Урта, Казан ханлыгы чорларын да биш бармагыдай яхшы белә.
Татар халкына, теленә, милләткә чын күңелдән хезмәт итүче милләтпәрвәрләребез бар. Алар зур профессорлар, укытучылар. Татар теле мөгаллимнәренең мөгаллиме дип Хатыйп агага хөрмәт белән дәшәбез. Ул аңа күптән лаек инде! Әйе, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов турында һич шикләнмичә остазыбыз дип әйтә алабыз.
Телне, сүз сәнгатен өйрәнү аша ул халкының тарихы, данлы һәм фаҗигале язмышы, кешеләрнең табигате, эчке дөньясы белән тирәнтен таныша. Татарларда “Кылны кырыкка ярган” дигән әйтем бар. Бу нәкъ Хатыйп Миңнегуловка туры килә дә инде, чөнки аңа тырышлык, үҗәтлек, горурлык, мөстәкыйльлек хас. Туфан Миңнуллин да: “Талантлы кеше горур була”, – дип язган. Бу сүзләр нәкъ тә Хатыйп абыйга туры килә.
Язмабызны галимә Сиринә Трофимова сүзләре белән тәмамлыйсыбыз килә: “Хатыйп ага Миңнегулов – татар иленең горурлыгы, җитмеш төрле һөнәр иясе, бөтен барлыгын халыкка багышлаган, үтә төгәл, кешелекле, гаҗәеп ягымлы кеше...” Без дә аның бу сүзләре белән килешәбез.
Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зөләйха ХАФИЗОВА,

Казандагы 11 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты уктучысы, Татарстанның атказанган мөгаллимәсе

Фото: Татар-информ архивы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ