Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2023» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Казанда «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы тәмамланды. Бәйгедә Казанның 92 белем бирү бирү оешмасыннан 94 педагог чыгыш ясады.Казан Ратушасында узган тантанада «П...

Казанда «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы тәмамланды. Бәйгедә Казанның 92 белем бирү бирү оешмасыннан 94 педагог чыгыш ясады.

Казан Ратушасында узган тантанада «Предмет укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран-педагог», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Кеше тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы» номинацияләре буенча җиңүчеләрне тәбрикләделәр.
«Адымнар» күптелле комплексыннан Екатерина Лисина «Предмет укытучысы»  номинациясендә җиңүче булды. Әлеге конкурста аның икенче тапкыр катнашуы, Лениногорск каласында яшәгәндә ул «Педагогик дебют»та чыгыш ясаган иде.

Быелгы  конкурста яшь укытучылардан 94 нче гимназиядән  башлангыч сыйныф укытучысы Алена Спиридонычева «Педагогик дебют» номинациясендә җиңү яулады. «Татар теле һәм әдәбияты» номинациясендә  13 нче гимназия укытучысы  Алинә Шәгәрәева, «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы»  төрендә  78 нче лицейдан  Зөһрә  Тумакаева белән 63 нче балалар бакчасы  тәрбиячесе  Гөлназ Гасимова алгы урыннарга чыкты.
Вахитов районының өстәмә белем бирү оешмасыннан  Елена Деваева  көндәшләрен узып «Йөрәгемне балаларга бирәм» дип аталган исем астында җиңүгә иреште. «Кеше тәрбиячесе» номинациясендә 182 нче лицейдан  сыйныф  җитәкчесе  Эльмира Беглова, «Педагог-психолог» төрендә 161 нче балалар бакчасы педагогы Светлана Гордеева, һәм тәрбиячеләр арасында 101 нче  һәм 272 нче балалар бакчасыннан Юлия Токманова  белән  Айсинә Мөхәммәдиярова җиңүче булды.
Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме буенча быел кабаттан үткәрелә башлаган «Ветеран-укытучы» номинациясе буенча 2023 ел конкурсында җиңүче исеменә  119 нчы  мәктәпнең  җәмгыять белеме укытучысы  Әлфия Галимәрданова  лаек  табылды.  «Ел укытучысы – 2023» конкурсы җиңүчеләре үзләренең һөнәри осталыкларын алга таба республика этабында күрсәтергә тиешләр. Шунысын да  билгеләп үтәргә кирәк:  әлеге конкурста 500 дән артык педагог катнашырга  теләк белдергән, аларның  иң өлкәненә 71 яшь.
Альберт САБИР
 Надежда Гордеева   фотосы.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ