Логотип Магариф уку
Цитата:

9 май – Җиңү көне

Бүгенге яшь буын өчен ул – Хәтер көне.

Ничек кенә атасаҡ та, бу көн сугыш белән бәйләнгән.

Әйдәгез, бер минутҡа тын калыйк. Сугышта ятып калған ата -бабаларыбызның, туганнарыбызның рухларына тынычлыҡ телик.
Тын калыйк...тылда сыер җигеп җир сөрүче, балаларын ачтан тилмертмәс өчен, басуда черек бәрәңге, башак эзләүче, бар авырлыҡларга үч итеп, әти-әниләребезне үстерүче әбиләребез алдында баш иик.
Тын калыйк... Суык окопларда бар саулыгын югалтып, аяк-кулсыз килеш тә илне җимереклекләрдән күтәргән, бүгенге шатлыклы көннәргә килеп җитә алмый, яу яраларыннан, авырулардан үлеп калган сугыш ветераннарын хәтергә алып, тын калыйк. Бер минутҡа...

Иске Чүриле урта мәктәбендә узган Җиңү бәйрәме нәкъ менә шушы максатларны тормышка ашырды. Укучыларыбыз үзләренең бабайлары белән төшкән фотоларыннан күргәзмә ясадылар,  шигырь юллары аша бу елларга алып кайттылар, ветераннарга рәхмәт хисләрен җырлар аша белдерделәр. Илләребез-көннәребез тыныч булып, бу елларның даһшәтлелеген кинолар аша гына белергә язсын иде безгә!

Ләйсән Вәлиева, Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ