Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәннең киләчәге - мәктәптә

Шушы көннәрдә башкалабызда, аның да чал университет бинасында, талантлы балаларның Н.И.Лобачевский исемендәге традициягә әйләнгән фәнни-гамәли конференциясе үтте. Соңыннан КФУның мәдәният-спорт компле...

Шушы көннәрдә башкалабызда, аның да чал университет бинасында, талантлы балаларның Н.И.Лобачевский исемендәге традициягә әйләнгән фәнни-гамәли конференциясе үтте. Соңыннан КФУның мәдәният-спорт комплексында VII Бөтенроссия (халыкара статуста узган) фәнни-конференциясендә җиңгән һәм призлы урыннар яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге әһәмиятле чарада 167нче мәктәп укучылары 2009 елдан бирле катнаша. Фәнни алышка Россия Федерациясенең 43 регионыннан 1628 укучы чакырылган иде. 167нче урта мәктәпне берничә секциядә барган бәйгедә аның зыялы, таләпчән, горур балалары тәкъдим итте. Алар үзләренең фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрен жюри игътибарына җиткергәннән соң, фәнни гавам каршында югары дәрәҗәдә чыгыш ясауларын исбатладылар.
Ике секциядә җиңү яулаган 11 нче “А” сыйныфы укучысы Әскәр Һиразов, призёрлы урыннарга лаек булган 9 нчы “В” һәм     9 нчы “Б” сыйныфлары укучылары Мәликә Ибәтуллина белән Самира Лукина дипломнар һәм бүләкләр алуга иреште. Аларның җитәкчеләре Эльмира Батыршина, Анжела Гыймазетдинова, Алсу Сәмигуллина һәм Гөлназ Мәмәткуловалар       ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Шулай ук педагогларның "түгәрәк өстәл" янында узган фикер алышуында укытучылар Анжела Гыймазетдинова белән Алсу Сәмигуллина булдыклы укучыларының бай эшчәнлекләре белән дә таныштырдылар.

Мәрхәбә, яшь буын!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ