Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит хәзрәтнең өч баласы ятим калды

Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевнең гомере кичә кич юл һәлакәтендә өзелгән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.41 яшьлек хәзрәт гомеренең 13 елын т...

Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевнең гомере кичә кич юл һәлакәтендә өзелгән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
41 яшьлек хәзрәт гомеренең 13 елын туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлаган. «Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул.
Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе – зур югалту… Аның сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам.
Аллаһы Тәгаләдән аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук хәзрәтнең якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч җибәрүен сорыйм. Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз», – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайгы уртаклашу текстында.
Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырган. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:
Сбербанк 4276862018706434
Ак Барс банк 5209859355440477
Насибуллин Алмаз Рамилевич.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ