Фатирлы булучылар балалар бакчасыз калган

Казанда Дәрвишләр бистәсендә 1200 фатирга исәпләнгән «Беседа» торак комплексында балалар бакчасы ни өчен салынмаган?

Бүгенге көндә торак комплексында кирәкле инфраструктура юк. Бер йорт файдалануга тапшырылган һәм кешеләр инде яши башлаган. Икенче йорт тапшырылырга тора. Ә балалар бакчасы төзелеше бөтенләй башланмаган. Җирле халыкка балаларны бакча 2021 елның сентябрендә кабул итә алачак дип вәгъдә иткән булганнар. Балалар бакчасы — «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелергә тиеш булган.  Әмма төзелеш эшләре коронавирус аркасында башланмаган дип хәбәр итә «Реальное время».

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фото: novostroyka 116. ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *