Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукайны искә алу көне

15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. 1913 елның 26 февралендә Г. Тукай дусл...

15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. 
1913 елның 26 февралендә Г. Тукай дусларының һәм табибларның киңәше белән Клячкин шифаханәсенә кереп ята. Бу турыда ул «Ике ихтар» дигән мәкаләсендә хәбәр итә. Бу шифаханәне физиотерапевт, невропатолог Григорий (Гирш-Давид) Абрамович Клячкин (1866-1946) нигезләгән, Казанда хәзерге А.Н. Островский һәм Кави Нәҗми урамнары чатындагы йортта урнашкан булган. Шагыйрьне дәваларга шәһәрнең атаклы табибларыннан булган Роман Альбертович Лурия (1874-1944) алына. Авыруны К. Нәҗми урамы ягыннан беренче каттагы (урам кырыеннан 4-5 тәрәзәләр) бүлмәгә урнаштыралар.
Гомеренең соңгы көннәрендә дә, үлем түшәгендә ятканда да шагыйрь каләмен кулдан төшерми, иҗат итәргә үзендә көч таба. «Шөһрәт», «Хәстә хәле», «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Кыйтга», «Мәктәп» исемле шигырьләрен, дуслары Фатих Әмирханга, Әхмәдгәрәй Хәсәнигә, Зәйнәп Хәсәниягә хатлар яза. Авыруның хәлен белергә иптәшләре, хезмәттәшләре, аерым кешеләр көн саен диярлек килеп йөри.
Г. Тукай 2 апрельдә (яңача 15) кичке 8 сәгать 15 минутта 27 яше тулмыйча да Клячкин шифаханәсендә вафат була.
Һәр ел саен 15 апрель көнне Казанда Яңа татар бистәсе зиратындагы Г. Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына.
Материалны Г. Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ