“Гаилә һәм мәктәп” журналының йөзенче санына күзәтү 

Ерак гасырлардан килгән кәсеп-һөнәрләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, теләк-омтылышларын җуймаганда халык бетми, киләчәккә атлый. Монысы инде ике икең дүрт булган кебек хакыйкать: үз йөзеңне югалтмас һәм аягыңда нык басып тору өчен әби-бабаларыңа хыянәт итмәскә һәм, әлбәттә, хыялларыңнан баш тартмаска кирәк. Даими үзгәреп, йөз төскә кереп торган дөньяда мөстәкыйль милләт булып калырга телибез икән, халкыбызның мең еллар буе килгән яшәеш тәҗрибәсен онытмаска тиешбез. 

Әлбәттә, татар кешесе өчен ат – көндәлек тормышта алыштыргысыз ярдәмче, сугыш чыкканда дошманга каршы тору өчен ышанычлы аркадаш, Сабантуй бәйгеләрендә елдамлыгыңны, булдыклылыгыңны дәлилләүче иптәш булган. Шуңа күрә дә бабаларыбыз, ир канаты ат булыр, дип тәкрарларга яраткан. Журналыбызны ачып җибәрүче “Ир-ат йөрәгендә иярләнгән ат ятар” дигән язмада халкыбызның атларга булган мәхәббәте, гаярь ир-егетләребезнең ат менеп ирешкән казанышлары бәян ителә.
Күренекле галимебез Миркасыйм Госманов, язма мәдәнияткә, китап сүзенә мөкиббән булуыбызга басым ясап, без – китаплы халык, китапчылык – безнең аерылгысыз хасиятебез, дип әйтергә ярата иде. Ни кызганыч, халкыбыз соңгы вакытта китап укудан бизә башлады. Бу хәл беренче чиратта көндәлек тормышыбызны кискен үзгәрткән компьютерлаштыруга, телефон-ноутбукларга бәйле. Тик телефон-ноутбуклар баланың техник хәтерен генә үстерә, интелеллектуаль хәтерне бары тик китап кына уята ала. Кеше китап укудан туктаса, фикер йөртүдән дә туктый. Шуның өчен дә балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә кул астында һәрвакыт укый башлаган үз китабы булырга тиеш (“Ни хәлең бар китап?).

Әлбәттә, әти-әнидән соң, кулга китап тоттырып, белем дөньясына укытучы алып керә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Шунысы кызык: башкалабызның 80нче мәктәбендә озак еллар химия-биология укыткан Россия Федерациясенең халык укытучысы Рамил Хәйруллин да, “Ярдәм” мәчетендә сукырларны хәреф танырга өйрәтүче, үзе дөм сукыр булган Идрис Хәертдинов та укучылар дәресне аңлап бетермәсә, хатаны үзләреннән эзли икән. “Халык укытучысы исемендәге олимпиада булырмы?”, “Күңел күзең сукыр булмасын” дигән язмаларда әлеге мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсе яктыртыла.
Нәсел-нәсәбең дәвамлы булсын, өзелеп калмасын өчен, әби-бабаларыңны мөмкин кадәр күбрәк белергә, ачыкларга кирәк, дип исәпли шәмаилләр ясау, шәҗәрәләр төзү белгече, танылган каллиграф Нәҗип Нәккаш. Бу эштә ул биш йөздән артык нәсел агачы төзегән остазы Марсель Әхмәтҗановтан үрнәк ала. Ярдәм сорап килгәннәргә үзе дә шәҗәрә төзеп бирә. Шунысы кызык: архивларда утырганда 3-4 шәҗәрәнең Мәскәү исемле кешедән башланып китүенә тап булган ул. “Мәскәү шәһәре дә элеккеге татар авылыннан, анда иң беренче булып килеп утырган кешенең исеме белән аталмады микән”, – дип фараз кыла галим (“Нәсел-нәсәбеңне беләсеңме?”).

Гаиләдә һәркемнең үз урыны, үз вазифасы бар. Әти-әни сүзе, тәрбиясе адәм баласын гомере буе озата бара. Әнисе Рәшидә абыстай фатихасы белән дин юлыннан киткән Госман хәзрәт Исхакый балачагын, яшьлек елларын искә төшерә (“Әни миңа юл күрсәтте”).
Үз нәсел-нәсәбебезне генә түгел, миләтебезне дә яхшы белергә, җанисәп алганда, һәртөрле бутаучыларга карамастан, үзебезне “татар” дип язарга тиешбез, әлбәттә. Бу җәһәттән укчыларга “Без – сыпырлар, имеш” дигән язма гыйбрәтле булыр дип уйлыйбыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.