Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  – гомерлек  юлдаш

Парлылар күп, әмма «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән медаль ияләре   сирәк. Соңгы 14 елда якташларыбыздан йөздән артык пар әлеге истәлек билгесенә лаек булган иде. Бүген тагын 10 парга шунд...

Парлылар күп, әмма «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән медаль ияләре   сирәк. Соңгы 14 елда якташларыбыздан йөздән артык пар әлеге истәлек билгесенә лаек булган иде. Бүген тагын 10 парга шундый мәртәбәле медаль тапшырылачак. Сәбәбе дә бар: 8 июнь Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне буларак билгеләп үтелә.
Бүләккә Казанда быел иң беренче булып  Алексей һәм Юлия Дычеклар лаек булды.  Яшь буынга бу гаиләләр  бар яктан да үрнәк итеп күрсәтелә. Әлбәттә, ватаныбызда күркәм, тотрыклы һәм күп балалы гаиләләр байтак.  Аларны аерып кына күрсәтергә дә кыен. Әгәр дә үзегез эшли торган  коллективта шундый лаеклы парларны беләсез икән, һич икеләнмичә Светлана Медведева җитәкләгән фондка тәкъдим  юллагыз. Иң лаеклыларны нәкъ алар билгели.
Олы тормыш юлына көн дә яңа парлар  аяк баса. Бүген дә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә башкалабыздагы ЗАГС бүлегендә 88 пар тантаналы шартларда рәсми теркәлү узачак. Бу гаиләләрнең махсус шушы көнгә туры китереп өйләнешүләре – гомерлек мәхәббәткә һәм тугрылыкка өмет баглауларына бер адым кебек. Киләчәктә аларның түшләрендә дә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале балкып торсын!
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ