Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә таркалуының төп сәбәпләре аталды

8 июльдә Россиядә 11 нче тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көндә ЗАГС аерылышу өчен гаризалар кабул итми.Бәйрәмнең үзәге - Изге Петр һәм Феврония яшәгән борынгы Муром шәһәре...

8 июльдә Россиядә 11 нче тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көндә ЗАГС аерылышу өчен гаризалар кабул итми.
Бәйрәмнең үзәге - Изге Петр һәм Феврония яшәгән борынгы Муром шәһәре - нәкъ менә аларның тарихы тугрылык һәм гаилә бәхете үрнәге булып тора. Бөтен ил буенча йөзләгән төрле чаралар узачак: концертлар, хәйрия акцияләре, гаилә кыйммәтләренә багышланган флэшмоблар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: 2019 нчы елда Россиядә теркәлгән никахлар саны буенча аерылышулар саны кискен артып, барлыгы 608,3 мең тәшкил иткән. Сәбәпләре процентларда күрсәтелде:
- Алкогольгә яман тартылу – 40ка якын %;
- Авыр торак шартлары – 14%;
- Төрле сәбәпләр аркасында гаиләдә бала булмау: наркомания, авыру,табарга теләмәү – 8%;
- Ир белән хатынның төрле шәһәрләрдә булуы – 6%;
- Ир белән хатынның берсе ирекләреннән мәхрүм ителү – 2%;
- Дәваланмый торган авыру – 1%
Бәйрәм уңаеннан, 16:30 сәгатьтә концертлар залында «Казан – бәхетле гаилә шәһәре» конкурсының финал чарасы башлана. 17:30да концерт һәм медальләр тапшыру тантанасы уза. Чараны оештыручылар – шәһәр ГХАТ Идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, «Умиление» аналарны яклау үзәге.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ