Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләбез белән «Бәхетле көнем» спектакленә барабызмы?

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Бәхетле көнем» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итә. 22 нче һәм 23 нче майда 13:00 сәгатьтә әлеге спектакльне тәкъдир итү була.«Б...

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Бәхетле көнем» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итә. 22 нче һәм 23 нче майда 13:00 сәгатьтә әлеге спектакльне тәкъдир итү була.
«Бәхетле көнем» спектакле артистлар һәм рәссамнар белән берлектә иҗат ителә.Театрның төп темасы – бәхетле балачак, әти-әниләрнең балаларга карата булган абсолют мәхәббәте. Спектакльнең режиссёры Екатерина Гороховская театр турында: «Безнең балачактагы бәхетле көннәрнең берсенә чумасыбыз килде. Менә ул көнне искә төшерә башладык. Барыбызның да бәхетле көннәре авыл һәм табигать тормышына бәйле булып чыкты. Асылда, бу татар авылында узган бер көн. Анда күпләр үз бәхетле көнен танып алыр, дип уйлый. Кешеләрне шәһәр ыгы-зыгысыннан, уйдырма максатлардан алып китәсе һәм табигать стихиясенә, гадилеккә, чисталыкка, тормышның чын асылына дәшәсе килә »,– дип әйтә.
Кече залда уйналачак камералы спектакль өй театры традицияләрен яңартырга җыена. Ә бу әти-әниләр үз тирәләрендә балаларны җыеп, аларга уйнап күрсәтә алачак дигән сүз.
Спектакльдә тамашачыларның яраткан актёрлары Лилия Низамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Булат Гатауллин һәм Муса Камалов катнашачак.
Спектакльнең премьерасы 2021 елның көз аенда булачак.
Бу театр гаилә театры дисәк тә ялгыш булмас. Театрны гаиләгез белән бергәләп карасагыз, күңел капчыгыгызны рухи азык, яхшы кәеф белән тутырып кайтып китәчәксез.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ