Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөмбәле аш

Гөмбәле ашКирәкле әйберләр:(1-1,5 литр шулпага)6-7 уртача зурлыктагы бәрәңге300 г шампиньон1 уртача зурлыктагы суган20 г атланмай10 г үсемлек мае200 мл 20 процентлы каймак тәменчә тоз, борыч, яшел үлә...

Гөмбәле аш
Кирәкле әйберләр:
(1-1,5 литр шулпага)
6-7 уртача зурлыктагы бәрәңге
300 г шампиньон
1 уртача зурлыктагы суган
20 г атланмай
10 г үсемлек мае
200 мл 20 процентлы каймак тәменчә тоз, борыч, яшел үлән, сохари
Әзерләү:
Чистарткан бәрәңгене ваклап турыйбыз һәм, тозлы шулпага салып, пешерергә куябыз. Шулпа бәрәңгене
2-3 сантиметрга каплап торырга тиеш.
Утка куелган табага ике төрле май кушылмасын салабыз, вак итеп туралган суган өстибез һәм алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Пластинкалап туралган шампиньонны өстибез һәм, бүленеп чыккан сыекча беткәнче, пешерәбез. Шуннан соң бу кушылманы бәрәңгеле шулпага салып болгатабыз. 5-7 минут кайнап алган шулпаны уттан алабыз. Блендер ярдәмендә боламык хәленә китерәбез, шунда каймак салабыз һәм кабат утка куябыз. Кайнау дәрәҗәсенә җиткәч, газны сүндерәбез. Тәлинкәләргә бүлгән чакта яшел үлән һәм сохари белән бизибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ