Логотип Магариф уку
Цитата:

Калын коймак

Калын коймакның калын булып пешү сере - онның күләмендә. Күбрәк он салсаң калын булып пешәчәк. КАЛЫН КОЙМАК (оладья).Кирәк булачак:* 450-500 мл оеган сөт (кефир);* 3 йомырка;* 1 аш кашыгы шикәр комы...


Калын коймакның калын булып пешү сере - онның күләмендә. Күбрәк он салсаң калын булып пешәчәк.




КАЛЫН КОЙМАК (оладья).
Кирәк булачак:
* 450-500 мл оеган сөт (кефир);
* 3 йомырка;
* 1 аш кашыгы шикәр комы (баллырак теләсәгез 3-4 аш кашыгы салырга була);
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 чәй кашыгы сода;
* 1,5-2 стакан он




Эш барышы:




Йомырка белән шикәр комын күпертәбез, тоз һәм оеган сөт (кефир) кушабыз, мин үз Татарстаныбызда җитештерелгән Зеленодольскның 3,2 %лы "Васькино счастье"сын алдым. Сода салабыз, уксус белән яндырырга кирәкми, әчетелгән сөт (кисломолочный продукт) белән дә уксуссыз яхшы реакциягә керә. Әз-әзләп иләнгән он салырга, сыеграк булса онны өстәсәгездә була. Әйбәтләп болгатабыз, төерләре калмаслык итеп.




Камыр әзер булуга пешерәбез, камыр озак торса юка коймаклар булачак. Сөт белән дә пешерергә була, тик юка килеп чыгачак. Алдан кызулаткан майлы таба да пешерәбез. Әзер коймакларны сыер мае белән дә майларга була, без каймак (сметана) белән балны бергә болгатып, коймакка ягып ашыйбыз яки варенья белән.




Коймакларыгыз тәмле булсын.
________________________
Эльмира Нигматзянова, Әтнә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ