Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаҗәеп зоопарк»та гаҗәпләнергә урын бармы?

Бүгенгедәй хәтеремдә: безне, берсеннән-берсе кечкенәрәк балаларны ияртеп, әтиебез Казан зоопаркына экскурсиягә алып барган иде. Ул вакыттан бирле күпме сулар агып, анда инде үз балаларыбыз белән әллә...

Бүгенгедәй хәтеремдә: безне, берсеннән-берсе кечкенәрәк балаларны ияртеп, әтиебез Казан зоопаркына экскурсиягә алып барган иде. Ул вакыттан бирле күпме сулар агып, анда инде үз балаларыбыз белән әллә ничә тапкыр барырга туры килсә дә, балачакта алган тәэсирләр, кичерешләр әле дә күңелдә саклана.


Читлекләр тар...


Зоопарк дигәч, Җир йөзенең төрле почмакларыннан килгән сирәк очрый торган хайваннар яшәүче ниндидер серле бер урын күз алдына килә. Ак аюлар, бүре, арыслан ише кыргый җәнлекләр дөньясы балаларны гына түгел, олыларны да гел үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Шуңа да күп кенә гаиләләрдә җәйге каникулларның бер көнен зоопаркка багышлау күркәм гадәткә әйләнгән. Ләкин бүгенге замана баласын гади зоопарк белән генә шаккатырып буламы? Кыргый хайваннарның читлегенә язып куелган: «Кагылырга ярамый!», «Читлектән ераграк торыгыз!», «Ашатырга ярамый!» кебек язулар баланы киресен эшләүдән тыеп кала аламы? «Ярамыйга карамый» дип, аның теге яки бу хайванны тотып, сыйпап карыйсы, аның белән якыннанрак аралашасы килә.


Бәлки, шул факторны искә алып (икенче яктан, бу – үзенә күрә бизнес, акча эшләү чыганагы да), соңгы елларда эре шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, контактлы, ягъни җәнлекләрне тотып, тотынып карарга рөхсәт итә торган зоопарклар ачыла башлады. Әлбәттә, биредә бегемот, фил кебек эре хайваннарны күреп булмас, шулай да йорт куяны, кәҗә бәтие, янут, әрлән кебек вагракларын кулың белән тотып, ашатып карау мөмкинлеге тудырылган. Бу теманы кузгалтуыбыз юкка түгел, күптән түгел редакциябезгә Казанның үзәгендә урнашкан бер зоопаркта яшәүче җәнлекләр турында борчылып шалтыраттылар.


– Оныкларым белән барган идем. 200 сум акча түләп кердек, хайваннарга ашатырга дип 50 сумга ризык та сатып алдык. Ризык диюем, кечкенә пластик савытка дүрткә бүлеп салынган кишер, кәбестә яфраклары... Хикмәт акчада гына да түгел, балаларның күңелләре кителеп калды. Ник дигәндә, хайваннар бик кысан утарларда яши, кайберләре көннәр буе читлек эчендә утыра. Шулкадәр акча түләп кергәч, киң, иркен урын дип күз алдына китергән идек, – ди элемтәгә кергән ханым.


1


...Күңелебез киң


Күптән ишеткәнем булса да, моның ише зоопаркларга үземнең бер дә барып караганым юк иде. Хәер, андый зоопаркларга җәй буе көтү көтеп, каз, үрдәк бәбкәләре саклап, бозау арканлап, көтүдән кайтмый калган сарыкларны эзләп үскән авыл баласының әллә-ни исе китми шул. Бөтен хикмәт тә шунда: биредә шәһәр баласы китаптан гына карап белә торган әтәч, тавык кебек кош-корттан башлап сарык, кәҗә бәтие, куян кебек йорт хайваннары күбрәк. Без барганда, Казанның Ямашев урамында урнашкан зоопарк хезмәткәрләренең хайваннарны башка «фатир»га күчереп йөргән көннәре иде, шунлыктан билет бәясе илле сумга арзанрак булып чыкты. Ризык сатып алып та мәшәкатьләнмәдек: акчаны санап тотарга өйрәнгән әни кеше хәстәрен алдан күргән иде – кәбестә, кишер кебек яшелчәләрне үзебез белән алып бардык. Болай эшләү арзангарак та чыкты, күбрәк хайваннарны да сыйлый алдык.


Дөресен әйтим, үземнең бик исем китмәсә дә, миңа ияреп барган сеңлемнең балалары шатлыкларыннан нишләргә белмәде. Куян балаларын да сыйпап карады алар, экономия булыр дип, өйдән алып барган кәбестә яфрагын кәҗә бәтиенә ашатып бетерделәр, курыкмыйча, әрләннәр яши торган читлеккә дә кереп чыктылар. Шунда ук ташбакалар, агач кәлтәсе дә бар, читлектә янутлар әрле-бирле йөри. Төрле токымдагы әтәч-тавыклар янында тавис кошлары да яши, соңгылары зоопаркта үз иркендә. Бер караганда, балаларын кая алып барырга, вакытны ни рәвешле күңелле итеп уздырырга белмичә аптырап йөргән ата-аналарга менә дигән урын инде. Икенче яктан караганда, билет һәм хайваннар өчен ризык бәясен дә кушсаң, биш кешедән торган гаиләнең кесәсенә хәйран саллы сугачак. Чыннан да, материал язылган көндә быелгы уңыштан җыйналган кәбестә базарда 25 сум тора иде, зоопаркта исә 100 грамм чамасы кәбестә-кишер катнашмасы 50 сумга төшә. Исәпләп карасаң, бер кило яшелчә 500 сумга төшә булып чыга түгелме?! Керү-чыгу юлында төрле сувенир-уенчыклар сатылуын да исәпкә алырга кирәк, һәрберсенең бәясе 80- 100 сумнан башлана. Ялтыр-йолтыр килгән мондый җирдән кайсы бала тыныч кына узып китәр икән?! Димәк, бер баланы зоопаркка алып керүне якынча чутласак: 200 (билет бәясе) + 50 (җәнлекләр өчен ризык) + 100 (сувенир-уенчык)= 350 сумга чыга.3


Булгач-булгач дидек тә Казанның нәкъ үзәгендә – Петербург урамында урнашкан «Гаҗәеп зоопарк»ка да сугылырга уйладык. Дөрестән дә, биредә хайваннар күбрәк, читлекләре дә кысанрак тоела. Пластмассадан ясалган кечкенә күлдә генә дә дистәдән артык ташбака баласы чупырдашып ята, урын җитмәгәнлектән күрәсең, берсе өстенә берсе менеп утырган. Ләкин хезмәткәрләрнең сүзенә караганда, барысына да урын җитә икән. «Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый, билгеле, әмма безгә килгән балаларның күбесе кабат киләбез дип китә. Бүгенге көндә безгә керү бәясе – 200 сум, моны әллә ни кыйммәт хак димәс идем. Өч яшькә кадәр балалар бушка керә, пенсия яшендәгеләр һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ташламалар каралган. Җәнлекләр үзләрен яхшы хис итә, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең һәркайсы – үз эшенең остасы. Җәнлекләрне вакытында ветеринар-табиблар күзәтеп тора, барысы да режим буенча ашатыла, утарлар даими чистартыла», – диде администратор.


Аның сүзләренең киресен раслагандай, пыяла читлек эчендә утырган маймыл баласы гына, моңсу күзләрен миңа төбәп, минем янымнан тыныч кына узып китмәгез дигәндәй, кулындагы тәлинкәсе белән шакылдавын дәвам итте. «Гаҗәеп зоопарк»та буар еланнарның да берничә төре бар, шунда ук агач кәлтәсе йөри, крокодил исә тыныч кына йоклавын белә. Шунысы кызык: без барган чакта зоопаркта бездән кала бер чит кеше дә юк иде. Әллә шәһәр баласы йокыдан уянмаган, әллә инде кызыксынулары юк, бәлки, бер тапкыр барып карагач, кесә ягын уйлап, башка әйләнеп килмәскә уйлаганнар...


Ата-аналарның да төрлесе бар, күбесе биредәге хайваннарның нинди шартларда яшәүләренә игътибар да итми, аларга иң мөһиме – начар ис булмасын һәм сабые канәгать калсын. Бала, әрлән, куян ише вак хайваннарны таптый-таптый, болай да кысан читлеккә керә, йоклап яткан керпе балаларын уятып, шалт-шолт фотога төшә. Хәер, сүз дә әйтеп булмый, чөнки алар акча түләп кергән. Ә тере табигатьтән аерылган мескен җәнлек, кешенең теләген үтәп, тар читлектә яши бирә.


4


Зоопаркта хайваннарның яшәү шартлары нинди нормаларга туры килергә тиеш? Редакциябезгә шалтыраткан ханымның борчылуы урынлымы? Гомумән, бу сорауларга җавап бирердәй кеше бармы?


Хайваннарны саклау буенча җәмәгать оешмасына берничә тапкыр шалтыратып та төгәл җавап ала алмагач, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хат юлладык. Министрлык хезмәткәрләре исә, безнең юнәлеш түгел дип, Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Чылбыр буенча бара торгач, җепнең башы табылды бугай... Ә бәлки әле юктыр?!


Гали Исхаков, Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсенең дәвалау-профилактика һәм йогышлы авыруларга каршы тору эшчәнлеге буенча баш ветеринария табибы:


– Белүемчә, Казанда шундый типтагы дүрт зоопарк эшләп килә. Аларның барысы да безнең үзәк карамагында, ягъни бар җәнлек тә күзәтү астында. Аларны елга бер тапкыр, кирәк очракта берничә мәртәбә, тикшереп, анализлар алабыз. Барысы да сәламәт, вакытында прививкалар ясала. Зоопаркта булганым бар, шәхсән үзем бернинди кимчелек тә тапмадым. Хайваннар вакытында ашатыла, читлекләре чиста. 2002 елга кадәр һәр җәнлеккә яшәү өчен билгеләнгән нормалар гамәлдә булган булса, хәзер бу закон үз көчен югалтты. Тик шулай да, һәр зоопарк хуҗасы белергә тиеш таләпләр бар. Мәсәлән, 3-3,5 айлык кәҗә бәтиен 35 килограмм авырлыктагысы белән бер утарга ябарга ярамый. Мисал өчен, тәкъдим ителгән нормалар буенча, кечкенә маймыл 1 кв. метр зурлыкта, 1,2-1,5 метр биеклектәге читлектә яшәргә, шулай бер данә каз-үрдәкнең дә тору урыны 1 кв. метрдан ким булмаска тиеш. Кабатлап әйтәм, бу тәкъдим ителгән нормалар гына. Тагын бер искәрмә бар: Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кошларны мондый зоопаркларда асрау тыела. Барлык төбәкләр өчен дә бердәм таләпләр язылган закон кабул ителсә, яхшы булыр иде. Мондай закон проекты әзерләнгән инде, депутатлар тарафыннан раслануны гына көтә дип беләм.


Ата-аналарга да берничә киңәшем бар: кечкенә баланы җәнлекләр янына кертеп, аның белән бергә фотога төшерергә теләк белдерүчеләр күп. Ләкин кыргый хайванның да төрле чагы булырга мөмкин. Ул я куркып, я стресс халәтендә булып, баланы тешләргә яки тырнап алырга күп сорап тормас. Бу очракта ата-аналар җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш. Хәзер кешегә ярап булмый – я урыны, я читлеге ошамаска мөмкин. Ә бит йөрисең, балаңа җәнлек-хайваннар күрсәтәсең килә икән, мөмкинлекләр шактый. Башкалабызда зоопарк эшли, төзекләндерү эшләреннән соң менә дигән цирк бинасы ачылды. Шәһәр зоопаркында зур төзелеш эшләре барганын исәпкә алсак, иркен читлектәге җәнлекләр, кош-кортлар яныннан балалар кайтып та кермәс әле.


Хәтерлисездер, элегрәк һәр мәктәптә «Яшь натуралистлар» түгәрәге эшли иде. Анда йөргән укучыларның һәр үсемлек, бөҗәк, хайванны күзәтеп, аларның яшәү шартларын, гомер озынлыкларын өйрәнеп, тере табигать белән танышырга мөмкинлекләре бар иде. Хәзер бит бу түгәрәкләр юк, балаларыбыз, әйләнә-тирәдәге тереклек иясенә караганда, Смурфикларны, Фиксикларны яхшырак белә. Ә моның ише тотып карау мөмкинлеге тудырылган зоопаркка килгән бала, тере хайваннар белән танышып, аларны Интернеттагы я китаптагы рәсемнән генә түгел, якыннан күрә, ашата, сыйпый ала. Миңа калса, бу мәктәп укучысы өчен дә, бәләкәчләр өчен дә зыянга түгел.


Гөлгенә Хуҗаҗанова, Казан:


– Әлегедәй зоопарклар турында бары тик яхшы фикерләр генә җиткерәсем килә. Улыма – 8, кызыма 3 яшь тула. Икесе дә, күргәннәрен кат-кат сөйләп, кызыксынуларын белдереп кайтты. Улым шәһәр күләмендә узган «Әйләнә-тирә дөнья» олимпиадасында катнашып, призлы урын яулады. Аның өчен контактлы зоопарк өстәмә мәгълүмат, тәҗрибә чыганагы булып торгандыр дип уйлыйм. Хәзер бит балалар безгә караганда күбрәк белә, бар нәрсәне дә күрергә тели. Шуңа да ата-ана, мең кат сөйләгәнче, бер тапкыр алып барып күрсәтсә, яхшырак була дип уйлыйм.


Тәнзилә Хәсәнова, Яшел Үзән районы:


– Минем фикерем, бәлки, кискенрәк тә яңгырар. Бирегә баргач, җәнлекләрне жәлләп кайттым. Урыннары тар, бала тотып карыйм дисә, кысан җиргә керергә туры килә. Елан, кәлтә кебек сөйрәлүчеләр семьялыгына кергән экзотик хайваннар да тар гына пыяла савытларга


урнаштырылган. Әйтерсең, алар селкенми дә. Әгәр бизнес ачып, акча эшләргә уйлыйсың икән, зоопаркка килүчеләр өчен дә, андагы хайваннар өчен дә тиешле шартлар тудырырга тиешсең дип саныйм.


Светлана Ложкина, Казан:


– Зоопаркка барыр алдыннан, сайтка кереп карадык, балалар белән җыелып барып кайтырга булдык. Күп дигәндә, биш минут торганбыздыр, шуның өчен дүрт кешегә 800 сум акча (ашатыр өчен алган ризыкны санамыйча) калдырып чыктык. Әмма, минемчә, биредә шул хакка карарлык искитәрлек яңалык юк. Балалар да тагын калыйк әле дип сорамады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди генә зоопаркка барсак да, гаиләбез белән андагы читлекләрдә моңаеп утыручы хайваннарны кызганып кайтабыз без. Нинди генә шартлар булса да, читлек ирек түгел инде ул! Автор: Мәликә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәхсән мин бик гаҗәпләнеп кайттым: керү бәясенә дә, андагы хайваннарга да. Бизнес дия-дия, ул дүртаяклыларны мәңгелек тоткын ясау дөрес түгел эш дип уйлыйм. Кызыма да, сеңлемә дә мондый зоопарклар ошамады. Беренче сораулары: "Ник алар урамга чыкмый?" булды. барыбыз да ирек ярата шул... Автор: Ләйлә

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ