Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимнәребезне котлыйбыз!

Бүген КФУ профессоры, әдәбият галиме, бик күп татар теле һәм әдәбияты укытучыларының остазы, актив җәмәгать эшлеклесе Хатыйп ага Миңнегуловка 83 яшь тулды.Өлкән галимебезне туган көне белән ихлас котл...

Бүген КФУ профессоры, әдәбият галиме, бик күп татар теле һәм әдәбияты укытучыларының остазы, актив җәмәгать эшлеклесе Хатыйп ага Миңнегуловка 83 яшь тулды.
Өлкән галимебезне туган көне белән ихлас котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. 83 яшь юбилей түгел дисезме? Кем әйтмешли, бу болгавыр заманда, таҗлы вирус зәхмәте әле дә янап торганда, сиксәннән соң һәр елың юбилей кебек инде ул. Хатыйп ага туксанын ваклый башласа да, аны әле Зәйдә, Сарманда, Яшел Үзәндә яки республикабызның башка районнарында уздырылган гыйльми конференцияләрдә күрергә мөмкин. Татар конгрессы оештырган җыен-корылтайларда да еш чыгыш ясый ул. Кытайга, Төркиягә чакырсалар да озак җыенмый.

Әле менә май башында Сарманда күренекле дин әһелебез Морат Рәмзигә багышлап бик күркәм конференция үткәрелде. Көн бозылды, карлы яңгыр ява дип тормады, туган якларын әйләнеп кайтты галим. Ел саен китап чыгаруын да кушсаң, ничек өлгерә, дип тел шартлатырга гына кала. Безне – укучыларын, якыннарын сөендереп, озын-озак еллар яшәргә язсын аңа!
Бер уңайдан, соң булса да уң булсын дип, 29 апрель көнне 93 яшен (!) тутырган әдәбият галиме, шулай ук КФУ профессоры Йолдыз Нигъмәтуллинаны да котлап китик әле.  Йолдыз апа, Хатыйп ага кебек сәфәр чыгып, дөнья гизеп йөри алмаса да, һаман эзләнүдә, һаман яза. Соңгы елларда  уртачыл мәдәниятне өйрәнү белән мәшгуль ул. Бу җәһәттә былтыр Мәскәүдә Швеция, Япония галимнәре белән бергәләп язылган хезмәт дөнья күрде.
 

  • Бу эштә сез дә өлеш кертергә тиеш, журналистика белән генә чикләнмәгез, – дип ,безне дә әйдәкләп тора ул. Хатыйп аганы төрки дөньяда яхшы белсәләр, Йолдыз Нигъмәтуллина – татар, рус әдәбият-сәнгатен Көнбатышта таныту, Көнбатыш мәдәнияте казанышлары белән бер яссылыкта өйрәнүе белән шөһрәт казанган галимәбез. Бу гаҗәп тә түгел: мәдәният халыкларны берләштерергә, уртак хасиятләребезне табып, Җир шарында тынычлыкны, кешелекне саклап калуга хезмәт итәргә тиеш.


 



 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Рәшит Минһаҗ


Фото Йолдыз Нигъмәтуллинаның шәхси архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ