Гарифҗан абый Салавыч тарихын яза

Балтач якларына барып чыксак,  шагыйрь Гарифҗан ага Мөхәммәтшин янына керми калмыйбыз. Кем әйтмешли, Казан артының аяклы тарихы ул. Балтач районы энциклопедиясен туплап нәшер итүе өстенә үз төбәгенең байтак авылын “ташка баскан” тарихлы итте әдип.

Тынгы белмәс зыялыбыз әле дә әлеге үтә җаваплы эшчәнлеген дәвам итә икән. Бу керүебездә агабызның Салавыч авылы тарихын язу белән мәшгуль булуын күрдек.

  • Элек болай ук катлаулы булмады. Пандемия башланганчы дип әйтүем. Еш кына бер битлек материалны туплау ике-өч көнгә сузыла. Элгәре архивларга иркен барып утыра идем. Таҗлы вирус дигән бу зәхмәт тәмам компьютерга бәйләп куйды. Юбилеема робагыйлар җыентыгы чыгарырмын дигән идем. Салавыч тарихы бөтен вакытымны ала, – дип көрсенде былтыр көзен сиксән яшен билгеләп узган милләтпәрвәребез.

Сиксәнне тутыргач та шушылай җиң сызганып эшләгән кешегә сокланырга гына кала. “Безнең әти бер эшкә керешсә, шуны бетермичә туктамый инде. Аның эшләве энә белән кое казу кебек: төпле, берәгәйле”, – дип сөйләп торган иде берничә көн элек кенә очрашканда Татарстан Дәүләт Советы Аппаратында эшләүче улы Рөстәм. Рөстәм генә түгел, башка якташлары да узган ел Гарифҗан агага Тукай премиясе бирмәсләрме дип торганнар иде. Хәерлегә булсын: исемлектә авылда яшәп иҗат итүче сирәк каләм ияләребезнең берсе булган әдип күренмәде. Менә көннәр тагын язга авышты. Тагын Тукай премиясенә дилбегә буе чират тезелер. Кем белә, бәлкем быел берлек әһелләре игътибарын каладан салага юнәлтер.

Рәшит Минһаҗ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.