Логотип Магариф уку
Цитата:

Гашыйк җаннар кызыл туйда кавыша

Ялгызлыктан моңаеп өйләрендә утыручы кызлар хакында сүз чыкса, әбиләр үзләренең яшь чакларын искә төшереп алырлар иде. Янәсе, ул заманда күңел ачу  үзәкләре дә, чыбыксыз телефоны да  булмага...

Ялгызлыктан моңаеп өйләрендә утыручы кызлар хакында сүз чыкса, әбиләр үзләренең яшь чакларын искә төшереп алырлар иде. Янәсе, ул заманда күңел ачу  үзәкләре дә, чыбыксыз телефоны да  булмаган. Әйтерсең лә парлы булу шуңардан гына тора. Вакыты җитми торып,  гөлләрнең кайчан чәчәк атканын күргәнегез бар? Нефтьчеләр каласындагы «Әлмәт» мәдәни-белем бирү үзәгендә урнашкан төрек халыкларының милли уен кораллары күргәзмәсен карап йөргәндә,  сукмаклар бер гаилә белән кисеште. Сәбәпчесе фотоаппаратым булды, бу гаилә объективка матур гөлдәй керде дә утырды. Танышып, сөйләшеп киттек, гаилә башы җор телле  мөселман ир-егете булып чыкты.
 
– Менә хатыным үзенә кунакка дәште әле, – диде  Илдар. – Мондагы уен коралларын күреп моңланып, илһамланып йөрүем. Үзем дә  Илһам малае бит мин.
Җырлап та җибәрерме әллә, дияр идем, урыны ул түгел. Әмма дә сөйләшүе чылтырап аккан чишмә суы кебек.  Татар сөйләме матур да инде ул. Шәһәр җирендә үзебезчә сөйләшкән ир-егетләр түгел, бабайлары да сирәк очрый. Бу мизгелләрдә юлыма чыккан милләттәшем һәм аның гаиләсе белән тагын да  якынрак танышу теләге телемне кытыклап тора иде. Гаиләсен «кунакка дәшкән» ханым кем булыр икән?  Аз сүзле хуҗабикәнең үзен, кызлары белән улларын да сөйләндерми калмам әле...
– Сала малае мин, Тайсуганныкы дисәм дә була. Ул– Әлмәт белән Бөгелмә юлы өстендәге бик матур авыл. Җиде яшькә кадәр әби-бабай һәм әнием Нәсимә кочагында үстем. Мәктәпкә керер вакыт җиткәч, әни белән Әлмәткә күченеп килдек тә бер фатирда 4 гаилә тордык. Без өйдәш идек. Ике ел буе шулай җан асрадык, аннары үзебез фатирлы булдык. Әни иртән иртүк эшкә чыгып китә иде. Ул «Татнефть»тә башта – электрик, аннары оператор булып эшләде. Мин рус мәктәбенә, укытучыларым әйтмешли, белем коесы казырга йөрдем. Казыдым, бик озак казыдым мин аны. Дөрес, ул мәктәптә озак утыра алмадым. Туксанынчы еллар башында калада Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе ачылды. Шуннан мөгаллимнәр килеп, безнең кебек татар балаларына үзләренә күчеп укырга тәкъдим ясадылар. Әнием: «Күчәсеңме соң?» – дип кенә сорады да  үгетләп тормады. Мин: «Юк», – дидем. Ләкин шунда укырга насыйп булган, күңелем шунда тартылган икән. 3 нче сыйныфта укыган чак, уку елы әле тәмамланмаган иде. Мин берүзем шул мәктәпкә киттем, укытучы апа, директор белән сөйләштем. Икенче көнне әни белән бергә барып, бер белем үзәгеннән икенчесенә күчүне рәсмиләштереп тә кайттык.

 Укый башлагач, мин Ризаэддин бабайның күренекле  мәгърифәтче, тарихчы, дин белгече булуын белдем, хезмәтләре белән таныштым. Аның бик матур, тирән мәгънәгә ия «Адәм баласы үз-үзен тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш» дигән сүзләре бар. Шуны укыганнан соң,   миңа канатлар үскәндәй булды. Чөнки ул вакытта мин әби-бабай һәм әнием  Нәсимә тәрбиясен генә  алган бала идем, – дип, яшьлек елларын  искә алгач,  танышым беразга тукталып калды.
– Тәрбияне кем ничек күз алдына китерә бит, – дим. – Әбиең үзе пешергән тәм-томнары, кәнфитләре белән сыйлап, оныгы татлы телле, киң күңелле булып үссен диебрәк теләгәндер. Бабайлар алар кырысрак була инде...
– Әйтәм бит, мин авыл малае дип, аларның яраткан оныгы. Караңгы чырай күрсәткән булсалар, ял көннәрендә, каникулларда гел дә алар янына кайтып йөрмәгән булыр идем. Әле дә  саланы сагынып яшим, Айдар Галимовның: «Мин авыл баласы,// Сагындым учаклар ялкынын,// Мин авылга кайтамын.//  Күңелем авылым ягында»,– дип  җырлавын ишетсәм дә моңаеп куям. Шуңа да авылда йорт җиткезеп керергә ниятләп торабыз. Нигезе салынган инде. Бабам да сагындыра, ул бик тәкъва мөселман иде. Авылда мәчет салдыруны  башлап йөрде, мулла буларак күңелемә иман орлыкларын да ул салып калдырды. Беренче кошчыгыбыз – кызыбыз Диләрә тугач та исемне Расих бабам куйды.
– Исеме дә «акыллы, игелекле, чибәр кыз» дигән мәгънәне аңлата түгелме соң әле? Балаларыгыз,  чыннан да, бик итагатьле, игелекле күренә. Сезне яратулары да сизелеп тора, – дим, әңгәмәне куерта төшеп.
– Бу исемне башлап Илдар тәкъдим итте, Расих  бабай, йолабызга туры китереп, без теләгән исемне  кушты, шатлыгыбызны уртаклашты. Ул чакта бездән дә бәхетле  кеше булмагандыр, – дип, ниһаять, сүзгә кушылды, сөйләшкәнебезне сабыр гына тыңлап торган ханым. – Кечкенәбез Әмир була, бу исемне  үзем таптым.
 – Бирегә җыелуыбызның сәбәпчесе  хатыным Илгизә була, – дип  таныштырды Илдар әфәнде, сөеклесенә җылы карашын ташлап.
– Гаҗәеп матур,  кабатланмас урынны сайлагансыз, башка төбәкләрдә мондый үзенчәлекле мәгърифәт, мәдәният нурлары бөркелеп торган ял үзәге юк. Гүзәл затларны кухнядан, ирләрне диваннан аера торган җәмәгать урыннары күбрәк булсын иде,– дим, әңгәмәдәшләремнең күңел төпкелендә ниләр ятканын белергә теләп.
– Элек монда универмаг иде. Тыштан да, эчтән дә узган гасыр  исе килеп торды. Торак йортларга, җәмәгатъ  биналарына, бакчаларга яңа сулыш өрә: төзекләндерә, буйый-агарта башлагач, бу бина бөтенләй дә  җимерек сарайга охшап калды. Җирле хакимият  аны сүттерер дип уйлаган идек. «Татнефть» компаниясе, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, бинаны без һич уйламаган форматта үзгәртте дә куйды. Монда бер керсәң чыгасы  килми, балаларны да, өлкәннәрне дә магнит кебек үзенә тартып тора, – диде хуҗабикә. 
– Чыннан  шулай, хәләл җефетемне бу үзәк бөтенләй үзенә әсир итте, дисәм дә арттыру булмас. Элек ул «Татнефть»  белән бәйле эштә  инженер-эколог иде. Хәзер бирегә менеджер булып күчте. Монда мохит шундый шәп, хәтта үземнең дә чыгып китәсе килми. Балаларны  сәнгать һәм шахмат мәктәбенә озатып куясы булмаса,  әле тагын торыр идем,–  дип куйды ир.
– Кайсыгыз булачак гроссмейстер? Кайсыгыз халык рәссамы булырга җыена? – дип, сораулы карашымны балаларга юнәлттем.
– Ой-ой, кая ул, Карпов, Каспаров, Таль  кебек булырга! – дип кырт кисте Әмир. – Андый талантлар сирәк туа. Шахмат белән икенче елымны гына ныклап торып шөгыльләнәм әле... Минем әтием дә оста шахматчы, беренче разряды бар...
– Димәк,  шахмат мәктәбенә әтиең кебек «танылган шахматчы булам» дигән максат куеп йөрергә кирәктер инде. Әтиең әнә синең белән чабып йөри...
– Әтием оста марафончы да әле, иртән йөгерергә ярата,– диде Әмир. Аның сүзләрен дәлилләгән кебек әтисе баш кагып: «Шәһәр марафоннарына  егерме бер чакрым арага чыкканым булды. Хәзер Казан (республика) марафонына әзерләнәм», – диде. Улы дәвам итеп: «IT-сфера белән кызыксынам, бәлки программист булып китәрмен. Мин йөргән башка  түгәрәкләрдә компьютер серләренә өйрәтәләр».
– Улым, сиңа кызык булмаган нәрсә бармы икән? Табигать тә кызыксындыра сине, бөҗәкләре дә, җанварлары да. Мәңге эшләп тора торган двигатель эшләү турында хыялланып йөрисең. Әлегә син 3 нче сыйныфта гына укыйсың, барысы да алда әле. Син барысын да булдыра алачаксың! – дип, әтисе Әмирне күз алдында канатландырып ук җибәрде.
Минем кайбер ата-аналарның балаларына карата моның киресен эшләгәннәрен күргәнем бар. Бу яктан караганда да әлеге гаилә күпләргә үрнәк була алыр иде. Үзем милли уен кораллары белән танышам, үзем яңа танышларымны тыңлыйм. Булачак рәссам  кызлары да йомшак тавышы белән сөйләшүгә кушылды.
– Мин балачакта ат рәсеме ясарга ярата идем. Ниндиләре генә юк иде аның.  Алты яшем тулганда, 1 нче сәнгать мәктәбенә йөри башладым, ул  иске балалар бакчасында урнашкан иде. Урыны кысан булса да, мин анда барасы көнне көтеп ала идем. Быел  мәктәп яңа бинага  күченде, тышкы бизәлеше белән генә дә безне ул әллә каян чакырып тора. Ул бинаны да безгә «Татнефть» компаниясе бүләк итте, андый матур мәктәп башка бер җирдә юк. Кабинетларда  рәссамнар, сынчылар өчен барлык мөмкинлекләр бар, ял итү, уку урыннары да бик уңайлы. Остазым, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Айсылу апа Гудаирова мине рәсем ясауның бик күп  серләренә төшендерде. Быел диплом эше язасым була, темасын гына ачыклап бетерәсе бар, –  ди Диләрә, зурлар кебек фикер йөртеп.
Аңа да бергәләп  уңышлар теләдек, тырышканда булдыра торган кыз,  яхшы билгеләренә генә 8 нче  сыйныфта  укый икән. Гүзәл затларга хас булганча, тагын бер хыялы бар: модельер-дизайнер булу. Тегү-кисү кебек кул эшләренә әнисе  дә бик оста  дип аңладым. Бу серне ире Илдар ачты. Хәер, татар хатын-кызлары борынгыдан ук кул эшләренә, аш-суга бик оста булганнар. Анысы  нәселдән киләдер. Гаилә коргач, балалар тугач, бусы да бик кирәк бит аның. Ашау  аркасында  сүз чыгарып, ямьсезләшкән ирләр дә очрап тора. Бик ачык булуыннан чыгып, мин Илдардан, ашарга әзерләү авыр эш түгел, бәрәңге кыздырып булса да ашарга була, дигәнрәк җөмлә көткән идем, шунда  Илгизә ханым  башкачарак фикер әйтте. 
– Мин иремә йомырка тәбәсе дә пешерттермим. Табында  ирем нинди ризык  ашарга тели – шул бар. Татар ашларыннан бәлешне генә атна саен пешереп булмый, калган ризыкның өстәлдән өзелеп торганы юк. Гаилә коргач, хатын-кызның урыны кухняда, ирнеке өстәлнең түрендә булырга тиеш,–  диде Илгизә ханым. – Илдарым болай да эштән арып, соңарып кайта, шуның өстенә аны буш өстәл, караңгы чырай белән каршы алуны бөтенләй  күз алдына да китерә алмыйм. Бу янып торган учакка  керосин сипкән кебек булыр иде. Кызым Диләрә дә рәсем ясап кына утырмый, минем  тирәдә кайнаша.  Аны яшьтән үзем өйрәтмәсәм, кияүгә чыккач, «мин пешерә белмим» дип  йөземә кызыллык китерүен теләмим. Гаилә корырга теләгән шәһәр  яшьләре дә аның кануннарын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш, минемчә. Шөкер, мәктәпләрдә бу темага  аңлату, тәрбия эшләре алып барыла.  Шулай да төп җаваплылык әти һәм әни җилкәсенә – безгә  төшә. Шәһәр кызы булсам да,  гаиләдә мине шулай тәрбияләделәр. Алар үзләре авыл кешеләре: әтием Рафик төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләде, әнием Гөлсинә гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Көннәр буе балалар бакчасында булса да, өйдә чакта ул гаиләдә  кайгыртучан әни һәм хатын була белде. Әле оныкларына – балаларыбызга да үз күңел җылысын бирә, алар өчен өзгәләнеп тора.
– Безнең әйләнә-тирәбездә эш сайлап зар-интизар булганнар да, кулларын  мазут белән пычратырга теләмәүче яшьләр, ир затлары да очрап тора. Кайберәүләр турында, киресенчә, «бу ир  чын эш аты инде» дип,  соклануларын яшермиләр. Минемчә, ир-ат сүзе дә шуннан алынгандыр кебек. Менә Илгизә ханым авызыннан «ирем соңарып, арып кайта» дигән сүзләр яңгырап китте. Илдар әфәнде, сезне икенчеләре рәтенә кертә торганнардыр, мөгаен.   Сер булмаса, нинди эшләр майтарып йөрисез, нинди һөнәр иясе сез? 
– Балачактан ук үземдә эшкә, спортка мәхәббәт тәрбияләргә омтылдым. Укыганда кулымнан туп төшмәде– волейбол, баскетбол уеннары белән мавыктым. Кеше таза-сау булмаса, бу  эштә дә үзен сиздерер иде. Бабай, әнием  үрнәгендә  эшләп үстем, хезмәт ул адәм баласын чыныктыра гына бит. Мәктәпне  тәмамлагач та, «кая барыйм икән» дип озак уйлап тормадым, бабам һәм  әнием кебек, электрик һөнәрен сайладым, шул тармакта ябышып  эшләүне максат итеп куйдым. Әлмәт нефть институтына укырга кердем. Миннебай газ эшкәртү заводындагы электр цехы начальнигы урынбасары булып унбиш ел эшләдем. Күз алдына китерәсездер, нефть һәм газ кудыру җайланмаларының  берсе дә электрдан башка эшләми, өзеклек килеп чыкса, тиз арада мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Соңгы биш елда «Татнефть» компаниясе структурасында (УПТЖ ППД ҖЧҖ.  – ред.) баш энергетик вазифасында мин. Бу идарә  җир куенындагы карамайны өскә чыгару өчен махсус әзерләнгән суны  катламнарга кудыру белән мәшгуль. Бик катлаулы, күп энергия һәм бездән көч, белем таләп итә торган хезмәт, – дип,  нефтьче һөнәренең кайбер нечкәлекләрен ачып салды Илдар әфәнде.
Нефть тармагында эш җиңел булса, һәр кеше шунда барыр иде. Югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлау да җиңел бирелмәгәндер бу парга.
Әмма, Илдар әйтмешли, белем коесына төшәм дип, китапларны никадәр күп укысаң, алардан үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап таба алсаң, алда очраган киртәләр аша узу берни тормый икән. Егет коега төшкәндә төпле киңәшләре белән ярдәм итеп торучы мөгаллимә апасы – РФның гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре Тәнзилә Хаҗи кызы  Әшрапова булган.
– Тәнзилә апа безнең сыйныф җитәкчесе иде, миңа соңрак бик тә кирәк булган фәннән – математикадан укытты, – ди танышым. – Кайбер мөгаллимнәр үз фәнен генә өстен куйса, сыйныф апабыз барлык фәннәрне дә тигез күрде.  Алай гына да түгел, башка фәннәрдән түбән билге алсак, шуның буенча дәрестән соң калдырып, үзе аңлатып, «имтихан» тапшырттырып, мактап кайтарып җибәрә торган иде. Ул безне мәктәптә идән юудан   башлап, пөхтәлеккә,  тәртипкә һәм тәвәккәл булырга өйрәтте  һәм, әлбәттә, укуны беренче чиратка куйды.  
Бу пар әле дә күп белергә, мәгърифәт офыкларын киңрәк ачарга тырышып яши. Чит җирләргә, илебездәге тарихи урыннарга сәфәр кылырга яраталар. Төркия,  Чехия, Хорватия илләрен, күрше Ижау һәм Түбән Новгород калаларын урап, алардагы тарихи,  рухи-мәдәни мирас белән  танышып кайтырга өлгергәннәр. Бергәләп кылынган ул сәфәрләр үсеп килүче балаларының хәтеренә онытылмаслык булып кереп калуына шикләнмим... Шул чакларда алган тәэсирләре белән алар ихластан уртаклаштылар, димәк, әти-әниләре дөрес юлдан бара. Ялларны кайберәүләр кебек комлыкта кызынып, йә булмаса, диванда телеэкраннар каршында үткәрмиләр, гомерләре файдага уза.             
ДУСЛЫК  ТАНЫШТЫРА, ЯЗМЫШ КАВЫШТЫРА
Әнә шундый матур парны  очратып, алардан «ничек очраштыгыз  һәм кавыштыгыз» дип сорамый китсәм, мине ялгызаклар һәм буйдаклар  аңламас иде. Парлы булып, матур  яшәүнең ниндидер бер хикмәте булырга тиештер югыйсә. Илдар белән Илгизә дә һич уйламаган җирдә – дуслары Айдар белән Раиләнең  кызыл туена ике яктан шаһит булып килгәч танышалар да  бер-берләренә гашыйк булалар. Бер елга якын очрашып, серләшеп йөргәннән соң, Илдар булачак кәләшенең кулын сорарга тәвәккәлли. Гомерлек тугры ярлар билгесе итеп уналты ел элек бер-берләренә кидергән пар балдаклар әле дә бармакларында йөз күрке булып ялтырый.

Альберт САБИР


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ