Логотип Магариф уку
Цитата:

Газиз әниләребезгә багышлап

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә Халыкара әниләр көне уңаеннан «Кадерле, яраткан Әнием» дип исемләнгән кичә булып узды.Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбә...

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә Халыкара әниләр көне уңаеннан «Кадерле, яраткан Әнием» дип исемләнгән кичә булып узды.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Без үз тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме, шатлыгы.
Кичәдә катнашкан әниләребез белән халык педагогикасын кулланып төрле уеннар уйнадык. Әниләребез үзләренең бик талантлы, булдыклы, иманлы, шәфкатъле, җырга-моңга гашыйк гашыйк гүзәл затлар икәнлекләрен дә күрсәттеләр. Кичә әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Раилә МӘРДАНОВА, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең педагог-оештыручысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ