Гинекологка бару мәҗбүриме?

Хатын-кызлар табибы

Соңгы вакытларда әниләрнең бу темага караган борчулы сорауларын күпләрдән ишетергә туры килә. Ике кыз әнисе буларак, минем өчен дә четерекле сорау бу. Балаларның сәламәтлеге үзебезнекенә караганда да мөһимрәк бит, шуңа күрә нарасыйларыбызга кагылган һәр сорауга төгәл җавап табасы, алданрак чара күреп куясы килә.

Чынбарлык шундый: бүгенге көндә баласын бакчага әзерләгән әти-әниләргә шактый гына кәгазь «буранын» ерып узасы. Мәҗбүри медицина картасын тутыр-
ганда да, бала белән бергәләп нинди генә белгечләрнең ишеген шакымыйсың! Хирург, невролог, күз врачы, теш врачы… Исемлек шактый зур. Шулар арасында акушер-гинеколог дигәне дә бар. Дөресен әйтим, бу белгеч янына керергә балалар түгел, әниләр үзебез дә бер мәлгә куркып, шикләнеп калабыз, чөнки күбебезнең күңеленә хатын-кыз табибына карата ниндидер читенсенү, ятсынып карау хисе кереп оялаган. Әле яңа гына ихлас күңеле белән дөньяны танырга тырышкан сабыеңны да бу врачка күрсәтергә дигәч, әлбәттә, күңелдә каршылыклы хисләр туа.

Чынында, ата-ана баласын гинекологка мәҗбүри күрсәтергә тиешле сроклар бар. Иң элек яңа туган сабыйны бала тудыру йортында ноенатолог карый, хатын-кызның җенесе әгъзаларындагы тайпылышларны тикшерә. Аннан балалар бакчасына урнаштырыр алдыннан – 3 яшьтә, мәктәпкә керер алдыннан – 7 яшьтә, 10-12 яшьтә үсмерлек чорына күчкән вакытта гинекологка күренү мөһим. Аннары инде ел саен әлеге белгечкә мөрәҗәгать итеп тору кирәк.

Акушер-гинеколог янына җыенганда, иң мөһиме: әни кешенең алдан ук балага нинди табибка барасын, аның янына кергәч нәрсә эшләргә, нинди сорауларга җавап бирергә кирәклеген («Эчең авыртмыймы?», «Телеңне күрсәт!», «Сиңа ничә яшь?» һ.б. сораулар) тыныч кына аңлатуы, үзенең дә баласы янында буласын искәртүе мөһим.

– Бала өчен һәр ситуациягә әнисенең мөнәсәбәте мөһим. Әгәр дә гинеколог әнинең үзе өчен куркыныч табиб булып санала икән, бала күңеле моны сизеп, ул да шул дулкынга көйләнә. Шуңа күрә беренче тапкыр гинеколог ишеген шакыр алдыннан баланы барысы да әйбәт буласына ышандырырга, безнең әлеге белгеч карарга тиешле әгъзаларыбыз барлыгын аңлатырга кирәк. Әгәр дә нәни кызыгыз белән бу темага тыныч кына сөйләшсәгез, алдан ук курку сеңдереп куймасагыз, барысы да әйбәт узачак дип ышанам, – ди психолог Гүзәл Әхмәтҗанова.

Гинеколог – хатын-кыз өчен иң мөһим табибларның берсе ул. Шуңа баланың әлеге белгеч белән беренче тапкыр очрашуы күңелсез истәлек булып хәтердә калмаска тиеш.

Мөһим момент

Әлбәттә, шактый четерекле сорауга тукталдык. Теманы ачканда, бик күп белгечләр, әти-әниләр белән аралашырга туры килде. Белгечләрнең фикере бер: тиешле вакытта баланы тиешле табибка күрсәтү – бала сәламәтлегенә җаваплы карау билгесе. Ә әти-әниләрнең фикере шактый чуар. Газизләренә физик яки рухи яктан зарар килүеннән куркып борчыла алар. Нәтиҗә шундый: бала сәламәтлеге өчен әти-әни җаваплы, димәк, гинекологка бару-бармауны да үзебез хәл итәбез. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә үткәрелә торган медицина тикшерүе өчен дә әти-әни рөхсәте мәҗбүри. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Наил кызы Гайнанова җавап бирә:

– Балигъ булмаган балаларга медицина профилактика күзәтүе уздыру РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017 елның 10 августында кабул ителгән
514 номерлы фәрмане нигезендә башкарыла. Профилактик чараның максаты – булган авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклап, тиешле дәвалау чараларын билгеләү. Бу документ нигезендә 3, 6, 14, 15, 16, 17 яшьтәге кыз балаларны елга бер тапкыр акушер-гинеколог карарга тиеш. Балигъ булмаган балалар табибка әти-әнисе яки үзләренең законлы вәкиле белән килә. Әйткәнемчә, табибка күренү әти-әни ризалыгы белән башкарылырга тиеш. Теләмәгән очракта, әти-әни табибка керүдән баш тарта ала.

Мәктәптә, балалар бакчасында яисә хастаханәдә булсынмы, балигъ булмаган кыз баланы акушер-гинеколог караганда, аның янында әти-әнидән кала чит кешеләр (тәрбияче, укытучы апалар) булырга тиеш түгел! Башкаларның сәламәтлегенә куркыныч яный торган сәбәпләр булмаганда, укытучы, тәрбияче апаларның бала сәламәтлеге турындагы проблемаларны белергә хакы юк.

Күп очракта киста, эренле бүленүләр һәм кыз баланың организмы формулашуындагы башка төр кимчелекләр барысы да профилактик күзәтүләр уздыр-
ганда гына ачыклана. Җенси юл белән күчә торган авырулардан кала, стафилококк, стрептококк кебек микроблар да хатын-кыз организмында төрле куркыныч авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Әгәр дә аларны вакытында дәваламасаң, хатын-кызның бала табу сәләтенә тәэсир итә торган җитди авырулар килеп чыгарга мөмкин булуын да белеп торыйк. Бүгенге нәни кызларыбызның киләчәктә, беренче чиратта, әниләр булачагын онытмыйк!

Истә тотыгыз!

Кызларны кечкенәдән чисталыкка, үз-үзен кайгыртырга өйрәтү зарур, чөнки кайбер инфекцияләрнең чыганагы – көндәлек гигиена кагыйдәләрен үтәмәүдән булырга мөмкин.

Кыз бала һәр көнне чиста су белән алдан артка таба җенес әгъзаларын юарга, аннан чиста сөлге белән сөртенергә өйрәнергә тиеш. Атнага бер-ике тапкыр гади су урынына ромашка, эт тигәнәге (череда) төнәтмәләрен куллану да файдалы.

Раилә САБИРОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.