Логотип Магариф уку
Цитата:

«Глаголица» иҗат бәйгесендә Шәймиев бүләген кем алыр?

Еш кына өлкәннәрдән: «Компьютер, телефон белән җенләнгән хәзерге заман балаларының әдәби иҗатка бик үк исләре китми», дигән зарлану сүзләрен ишетергә туры килә. Тик бу, чынбарлыкта бик үк алай түгел и...

Еш кына өлкәннәрдән: «Компьютер, телефон белән җенләнгән хәзерге заман балаларының әдәби иҗатка бик үк исләре китми», дигән зарлану сүзләрен ишетергә туры килә. Тик бу, чынбарлыкта бик үк алай түгел икән.
«Счастливые истории» хәйрия фонды инде менә сигезенче ел рәттән 10 – 17 яшьлек балалар арасында уздырып килгән «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе бәйгесе моның нәкъ киресен раслый. Бу – дөньядагы яшүсмер язучы, шагыйрь һәм тәрҗемәчеләр өчен уздырылучы халыкара балалар әдәбияты проекты. «Глаголица» премиясе – ике телле проект: аңа балаларның татар һәм рус телләрендә язган иҗади эшләре кабул ителә. Бәйгенең жюри әгъзалары да – Россиянең һәм татарның танылган әдипләре: Нина Дашевская, Сергей Махотин, Ркаил Зәйдулла, Виктор Лунин, Галимҗан Гыйльманов, Ольга Варшавер һ.б.
«Глаголица» премиясе елдан-ел яшь каләм тибрәтүчеләр арасында популяррак була бара. Әйтик, быел ул үз тарихында ике рекорд куйган: беренчесе – кабул ителгән язмаларның саны буенча – барысы 1400 гә якын эш килгән (аларның 262 се – татар телендә), бу – узган елдагыдан берьярым тапкырга күбрәк. Икенчесе – географиясе дә шактыйга киңәйгән: быел анда 19 ил баласы үз язмалары белән бәйге тота. Алар арасында Испания, Германия, Италия, Швеция, АКШ, Кытай, Австрия һ.б. ил вәкилләре бар. Россия төбәкләре арасыннан исә иң күп иҗади эшләр Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург балаларыннан алынган. Нәтиҗәдә 120 автор 22 – 26 ноябрь көннәрендә Казанда үтүче әдәби сменада ял итәргә бушлай путёвка белән бүләкләнде. Алар бу көннәрдә күренекле әдипләр уздырган мастер-классларда катнаша, Казанның истәлекле урыннары, әдәби музейлары белән танышалар.
Быел, «Глаголица» тарихында беренче тапкыр буларак, оештыру комитеты «Рус теленнән –татар теленә, татар теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә» номинациясенә дә язмалар кабул итте.
«Татар телендә проза» һәм «Татар телендә поэзия» номинацияләренә Кукмара, Нурлат, Балтач, Яңа Чишмә, Мөслим, Саба, Апас районнарыннан, Минзәлә, Алабуга, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан калаларыннан катнашучылар аеруча күп.
Тагын шунысы игътибарга лаек: елның-елында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев иң яхшы дип табылган татар телендәге язма авторларына үз премисен тапшыра. Быел да бу – искәрмә булмаячак.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, «Глаголица» премиясен бирүнең иң беренчесеннән башлап, аның татар телендәге номинациясе буенча алыштыргысыз жюри әгъзасы булган иде. Шагыйрь рухына ихтирам йөзеннән, узган елдан башлап, язмасы иң яхшы дип табылган бер авторга Р.Миңнуллин исемендәге премия тапшырылачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иртәгә Казандагы «Әкият» курчак театры бинасында узачак.
«Глаголица» премиясенә бәйле яңалыклар белән бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә булып узган брифингта таныштырдылар.
               Таһир САБИРҖАНОВ

«Татар-информ» фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ