Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Вәлиева: "Мин көрәшергә булдым"

Мин, Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы, Казан шәһәренең 113 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Тумышым белән данлы Арча ягыннан. 1999 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, Татар дәүләт г...

Мин, Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы, Казан шәһәренең 113 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Тумышым белән данлы Арча ягыннан. 1999 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар институтына читтән торып укырга кердем. Шул ук елны Вахитов районының 41 нче балалар бакчасында эшли башладым, аннары педагогик эшчәнлегемне Яңа Савин районының 113 нче мәктәбендә дәвам иттем. Менә инде 23 ел әлеге уку йортында рус балаларына татар теле укытам.
Һөнәр сайлау – кеше тормышы өчен иң мөһим булган мәсьәләләрнең берсе. Нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Тәскирә Гәрәевна йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Әлеге юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим.
Максатым – балаларны тыңлап аңларга, сүзләрне дөрес әйтә белергә, татар телендә сөйләшергә өйрәтү, сүз байлыгын  арттыру. Рус телле укучыларны татар теле белән кызыксындыру зур осталык һәм көч сорый. Моның өчен иң кирәклесе – тиешле шартлар булдыру. Балаларның сөйләм телен шомарту өчен, беренче чиратта, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга тырышам. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыруда уеннар ярдәмгә килә. Уен вакытында укучының иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта, оештыру сәләте үсә. Ул кайбер балалар өчен хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы да булып тора. Аның ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Укучыларның  фән белән кызыксынуын арттыру һәм татар телен тирәнтен үзләштерү өчен дәрестә һәм өйдә эшләү генә җитми.  Сыйныфтан тыш эшләрне оештыру, аларны эзлекле һәм кызыклы итеп алып бару да зарур. Мин өстәмә белем бирү оешмасы белән тыгыз элемтәдә торам. Мәктәптә «Тел күрке – сүз» дигән түгәрәкне җитәклим. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар белән һәрдаим төрле конкурсларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, урыннар алабыз. Мәктәбебездә оештырылган «Нур» театр түгәрәгендә башлангыч сыйныф укучылары белән А. Алиш, Ф. Яруллин, Н. Дәүли әсәрләре буенча спектакльләр куябыз.
Иҗади, актив, креатив, үз фәнен яхшы белгән укытучы– фән белән кызыксынуда иң зур стимул. Укучыларым өчен мин нәкъ шундый укытучы булырга омтылам. Татар теле һәм әдәбияты буенча төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә, семинарларда катнашу, иҗади эшчәнлегем, җыр-бию – барысы да  тормышымның бер өлеше. Тормыш девизым: «Алга барырга, авырлыклардан куркып калмаска!»  Шуны истә тотып, барысына да өлгерергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам һәм аның нәтиҗәсен күрәм. 2021/ 2022  уку елында «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, шәһәрдә 3 нче урынга лаек булдым, республикада «Методик осталык» номинациясендә җиңү яуладым. Бөтенроссиянең «Туган тел» мастер-класслар бәйгесендә катнашып, лауреат булдым. VIII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында чыгыш ясадым. Бу уңышларым иңемә канатлар куя, тагын да иҗадирак  эшләргә этәргеч бирә.
Татар теле укытучысы буларак, мине телебезнең киләчәге борчый. Туган телебезне саклап кала алырбызмы? Әдәби байлыкларыбыз, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз киләчәк буынга барып җитәрме? Сораулар бихисап.
Телебез – безнең тарихыбыз да, бүгенгебез һәм киләчәгебез дә. Заман бүгенге көндә туган телләрне укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында торган бурыч – татар телен саклап калу һәм ул  телне, әдәби байлыкны  укучыларыбыз аша  киләчәк буыннарга илтеп  җиткерү.
Татар теле – зур тарихлы,  бай һәм камил телләрнең берсе. Бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала. Башка милләт вәкилләреннән: «Сезнең телегез – бик моңлы тел», – дигән бәяне ишеткәнем бар. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. «Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә», – дип язган Фәнис Яруллин. Телнең нечкәлегенә төшенү өчен аны һәр көн куллану кирәк. Күңел байлыгы да ана теле аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың дигән сүз.
Халкыбыз үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннардан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.
Туган телне өйрәнү иң элек гаиләдә башлана. Гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләге тудыру, ана телебезгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә татарча аралашалар икән, димәк, балалар да бу телдә горурлык белән сөйләшәчәк, киләчәктә үз балаларына да үрнәк булачак. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, нигездә, ул гаиләдә алган күнекмәләрне һәрчак исендә тота. «Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.
Республикабызда татар һәм рус телләре – дәүләт телләре. Дәүләт телләренең хокуклары тигез, ләкин кулланылышы ягыннан рус теленең мөмкинлеге чагыштыргысыз киң.  Телебезне кимсетеп карау, аны санга сукмау очраклары белән әледән-әле  очрашып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими, татар сүзләре урынына рус сүзләрен куллану аркасында, телебез ярлылана бара. Ата-аналар балаларын, татар телен өйрәнүче төркемнәрдән алып, рус телен өйрәнүче төркемнәргә бирәләр. Алар фикеренчә, татар теле башка фәннәрне өйрәнүгә комачаулый. Андый әти-әниләргә җавап итеп, язучы һәм тәрҗемәче Кыям Миңлебаевның бер фикерен китереп үтәм: «Мәктәптә, университетта яки институтта русча гына белем алган тәкъдирдә, кызганыч ки, үз телеңне дә белми каласың, русчаны да тирәнтен белмәячәксең. Чөнки синең өйрәнгәнең халыктан түгел, фәкать китаплардан укып алган белем генә». («Акыллы атын мактар» романыннан)
Телебезне саклап калуны укытучы җилкәсенә генә йөкләп калдыру да дөрес түгел, минемчә. Аны саклау, кулланышын киңәйтүне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү вакыты җиткәндер. Мәсәлән, оешмаларда татар мохитен булдыру. Бу эшне уңышлы башкару өчен  җитәкченең, бигрәк тә үзләре татар булган җитәкчеләрнең җаваплылыкны үз өсләренә алудан курыкмаулары гына кирәк. Татар теле даирәсен булдыруны гади нәрсәләрдән башларга була, дип уйлыйм. Мәсәлән, оешмадагы барлык белдерүләрне, язмаларны, җитештерелгән барлык әйберләрне ике телдә язу.
Туган телебезнең киләчәге күпләрне борчыйдыр. Чөнки татарлар, татарча сөйләшсә дә, телне бозалар, сөйләмебезне рус сүзләре чуарлый. Бу күренешне татар телевидениесе һәм радиоларында да күзәтергә була. Дикторлар һәм тапшыруларны алып баручыларның сөйләмнәрендә татар телен имгәтүче җөмләләр, сүзләр ишетергә туры килә. Әгәр бу хезмәткәрләр моңа кадәр сөйләм культурасы, авазларның дөрес әйтелеше, сүзләрнең урынлы кулланышын үзләре белем алган уку йортларында үзләштермәгән булсалар, аларга өстәмә курслар үтү мәҗбүр итеп куелырга тиеш, минемчә,   «Милләтебезнең хәзерге хәленнән котылуның бер генә юлы бар: татарлар бөтен көчләрен җигеп укырга, белем тупларга тиеш»,  – дип яза тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: телебезнең киләчәге, безнең милләт булып калуыбыз үзебезнең кулда, телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә. Халык язучысы Нурихан Фәттах үз заманында болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга? Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым!»
Мин дә көрәшергә булдым. Ә сез?

Фәния ЛОТФУЛЛИНА язып алды


Фото Гөлназ ВӘЛИЕВАНЫҢ шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ