Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Гайнуллин Халыкара олимпиадада җиңде

Казан федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада (IOI) алтын медаль яулады. Бүген егетне Дәүләт Советының С.Сәйдә...

Казан федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада (IOI) алтын медаль яулады. Бүген егетне Дәүләт Советының С.Сәйдәшев ис. Зур концерт залында узган  ундүртенче утыршында хөрмәтләделәр. Утырышта  Рөстәм Миңнеханов  еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. 
Быел олимпиада 13-19 сентябрь көннәрендә үз тарихында беренче тапкыр онлайн режимында Сингапурда үткән. Дәрәҗәле конкурста җиңү өчен 87 илдән командалар көч сынаша. Быелгы олимпиадада Россиядән дүрт егет – Казаннан Илдар Гайнуллин, Санкт-Петербургтан Андрей Ефремов, Мәскәүдән Егор Лифарь һәм Семен Савкин катнаша.
Сынау нәтиҗәләре буенча Илдар Гайнуллин һәм Егор Лифарь информатика буенча XXXII Халыкара олимпиаданың алтын медальләренә ия булдылар.
«Мәгариф»  журналы редакциясе Илдарны һәм аның остазы – югары калификация категорияле информатика укытучысы, ТР халык укытучысы, РФнең атказанган укытучысы Сергей Михайлинны зур җиңүләре белән тәбрик итә.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ