Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Гыйльметдинов: «Татарча укытуны бакчадан башламасак, мәктәптә генә тырышу авыр була»

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов балалар бакчасында ук татар телен...


РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов балалар бакчасында ук татар теленә кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. «Балалар бакчасыннан башламасак, мәктәптә генә тырышу авыр булачак», – диде ул «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумында. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




«Иң зур игътибар балалар бакчаларына кирәк. Иң нечкә урыныбыз ул. Ике телле тәрбиячеләр балаларга кызык иттереп, уен, әкият, мультфильм формасында баланы кызыксындырса, ата-анасы белән эшләсәк, мәктәптә аннан соң укыту җиңелрәк. Безнең яһүди дусларыбызның бөтен укыту программалары нәни балаларга юнәлдерелгән. Биш яшькә кадәр балалар 3–4 телне үзләштерә ала, алар шундый программалар белән эшли», – дип, мисаллар китерде.
Илдар Гыйльметдинов, бүгенге законнар нигезендә, мәктәптә нинди телдә, нинди программалар нигезендә укытуны мәктәп үзе раслаганын әйтте. 
«Ата-аналарның мәктәпнең укыту программаларын сайлап алуда бер катнашы юк. Якынча тәкъдим ителгән укыту программаларын алсак, башлангыч класслар өчен бишесенең өчесендә туган телләр күрсәтелгән, урта мәктәптә алты укыту программасының яртысында туган телдә укыту программалары күрсәтелгән. Барысы да үзебездән тора. Каядыр сылтарга юк. Мәгариф системасы җитәкчелеге, мәктәп директорларының теләгеннән бик күп нәтиҗә килә», – дип ассызыклады. 
Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, Россиядә 24 тел укыту системасында, 57 тел предмет буларак өйрәтелә. 
«Тел соңгы вакытта сәяси мәсьәләгә әйләнеп китте. Федераль үзәктә кечкенә генә мәсьәләләрне хәл итү дә шуның кадәр кыен. Кызганыч, федераль үзәктә мәгариф системасында милли мәгарифне аңлаган кешеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа яшермим: безгә бергәләп күп кенә мәсьәләләрне йөри-йөри, аңлата-аңлата, Кремльгә кадәр барып җитәрлек хәлдә эшләргә туры килә», – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ