Логотип Магариф уку
Цитата:

Илмас Хәмидуллинны котлыйбыз!

Мәгариф өлкәсендә эшләүче коллегаларыбызны гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итү матур гадәткә керде. Бүген без «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп»  журналлары белән хезмәттәшлек итүче Кайбыч районы мәгари...

Мәгариф өлкәсендә эшләүче коллегаларыбызны гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итү матур гадәткә керде. Бүген без «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп»  журналлары белән хезмәттәшлек итүче Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Илдар улы Хәмидуллинны туган көне белән ихлас котлыйбыз.  

Сайлаган һөнәрегезгә тугры калыгыз, җитәкче буларак  коллегаларыгызны  ярдәмегездән ташламагыз. Хезмәттәшлегебез алга таба тагын да ныгысын. Үсеп килүче  яшь буын  Сезгә карап үрнәк алсын. Бу тормышның  матурлыгын, мәгърифәт нурларын  башкаларга тарата алуыгыз белән  Сез бик бәхетле шәхес. Күңелдәге хисләрне шигъри юлларга салып:
Кирәк  чакта  җитез дә син, сабыр да син.
Кирәк  икән кыю да син, тыйнак та син.
 Бу җаваплы эшеңдә дә гел шулай бул!
Башкаларга маяк булсын, син узган юл, – дип әйтәсе килә.
Сез, чыннан да, үрнәк алырлык шәхес. Сез биргән белемнәр, үгет- нәсыйхәтегез башкаларга тормышта  дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Теләкләрнең иң  изгесен юллыйбыз: атачак таңнарыгыз  – аяз, туачак  көннәрегез  – якты, бәхетегез – тулы,  сәламәтлегегез  имәндәй нык булсын!

Олы Кайбыч мәктәбе Сезнең белән горурлана



Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы сөендерә.
Бүген без дә, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбендә белем алып, үз бәхетен туган җирендә тапкан, үзе укыган мәктәптә директор булып эшләп, хәзерге вакытта районның мәгариф бүлеген җитәкләүче Илмас Илдар улы Хәмидуллинның дөньяга аваз салган көне белән ихлас котлыйбыз. Сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең иң озынын телибез. Хезмәттәшебез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу ханым белән тигезлектә яшәп, кызларыгызны үстереп, рәхәтләрен күрүегезне телибез. Татар гаиләсенә генә хас булган тыйнаклык, сабырлык гомер буе озата барсын иде.  Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

Сезне хөрмәт итеп Олы Кайбыч мәктәбе коллективы.


Җитәкчебезгә  кайнар теләкләребезне җиткерәбез



Мәгариф бүлеге коллективы һәм Кайбыч районының барлык педагогик хезмәткәрләре мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Илдар улы Хәмидуллинны туган көне белән котлый!
Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган җитәкче эшен башкару җиңелләрдән түгел. Яраткан эшеңнең алга таба үсеше һәм чәчәк атуына бәйле карарлар кабул итү бик зур җаваплылык сорый. Бу – киеренке, максатчан, мәшәкатьле көндәлек хезмәт.
Һәр яңа көн сезгә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, яңадан-яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр алып килсен. Янәшәгездә һәрвакыт тугры дусларыгыз һәм фикердәшләрегез, ышанычлы партнерларыгыз һәм хезмәттәшләрегез булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек һәм муллык телибез!

Кайбыч районы педагоглары һәм мәгариф идарәсе  коллективы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ