Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин «Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне»ндә катнаша

13 мартта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясендә катнаша.БДИга әзерләнгәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларының  белемнәре...

13 мартта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясендә катнаша.
БДИга әзерләнгәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларының  белемнәре генә түгел, ә дөрес психологик халәттә булуы, үз көчләренә зур ышануы әһәмияткә ия. Гаилә, ата-аналарның ролен бәяләп бетереп булмый.
Шуңа да Рособрнадзор 7 нче ел рәттән  ата-аналарга үз тәҗрибәсендә БДИ кагыйдәләре һәм биремнәре белән танышу, аларны  балаларына аңлату, имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнергә һәм артык психологик киеренкелекне бетерергә ярдәм итү өчен уникаль мөмкинлек бирү максатыннан акция уздыра. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен яшәү урыны буенча район башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм БДИ-2023 катнашучысының гаризасын тутырырга кирәк. Бу эш гадәттәгечә  3–4 сәгать түгел, ә кыскартылган вакытка (1 сәгать) исәпләнгән. Март дәвамында укучыларның ата-аналарына БДИ белән шәхсән танышырга мөмкинлек биргән акция Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек үткәрелә.

А. Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ