Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һaдиуллин: «175 нче гимназия укучылары дәүләт имтиханын бирәчәк»

Атыш булган 175 нче номерлы гимназия бинасы төзекләндереләчәк. Эш тәмамланганчы имтихан бирүче өлкән сыйныф укучылары вакытлыча күрше мәктәпләрдә укыячак, башка балалар дистанцион белем алуга күчәчәк....

Атыш булган 175 нче номерлы гимназия бинасы төзекләндереләчәк. Эш тәмамланганчы имтихан бирүче өлкән сыйныф укучылары вакытлыча күрше мәктәпләрдә укыячак, башка балалар дистанцион белем алуга күчәчәк.
«Оператив штаб карары буенча, тикшерү чаралары төгәлләнгәч, ТР Төзелеш министрлыгы 175 нче номерлы гимназия бинасын кыска вакыт эчендә төзекләндерәчәк. Алга таба уку эшчәнлеге дәвам иттереләчәк», – дип сөйләде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
ТР Мәгаиф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин әйтүенчә, 12 май – матәм көнендә Казан мәктәпләреннән кала республиканың барлык балалар бакчаларында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпләрдә уку штатлы режимда бара. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча барлык белем бирү учреждениеләрендә контроль көчәйтелгән.
«24 майдан төп дәүләт имтиханы башлана. Имтиханга бернинди үзгәрешләр дә кертелмәячәк. 175 нче номерлы гимназиянең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында программаны тулаем үзләштерделәр. Рособрнадзор раслаган тәртип буенча алар имтихан бирәчәкләр», – дип билгеләп үтте ул.
Спикер әйтүенчә, гимназия бинасында төзекләндерү эшләре тәмамланганчы 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары Казанның 171 һәм 174 нче номерлы мәктәпләренә күчереләчәк. Калган балалар өчен төрле белем бирү формалары кулланылачак, әмма уку процессы туктатылмаячак.
Диләрә БАТРШИНА

фото ТР Мәгариф һәм фән министры сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ