Логотип Магариф уку
Цитата:

Иманлы тарихчы иде

Киң җәмәгатьчелек тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Госман улы Әмирханның тууына 75 ел тулуны билгеләп үтте. Данлыклы Әмирханнар нәселе вәкиле буларак, ул татар тари...

Киң җәмәгатьчелек тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Госман улы Әмирханның тууына 75 ел тулуны билгеләп үтте. Данлыклы Әмирханнар нәселе вәкиле буларак, ул татар тарихчылары арасында үзенчәлекле иҗаты, фәндә калдырган казанышлары белән аерым урын алып тора. Кызганыч, бүген без аның турында үткән заманда сөйләргә мәҗбүрбез. Равил Әмирханның безнең арадан киткәненә дә инде унбиш еллап икән.
Мин Равил белән бик күптәннән таныш идек дип мактана алмыйм. Бер-беребезне белүгә, танышуга 13 ел да тула алмады. Тик шулай булуга карамастан, ул минем тормышымда алыштыргысыз урын алган шәхесләрнең берсе булып калды. Бигрәк тә чын милли татар тарихчысы булып формалашуымда аның роле зур булды. Без икебез дә 1946 елның гыйнвар башында туганбыз, төрки календарь буенча икебез дә – Кәҗәмөгез. Тик ул миннән бер атнага гына булса да кече. Шулай булуга карамастан, мин аңарга оялмыйча остазым дип карадым, үзенә дә шулай дип әйтә идем.
Без Равил белән 1993 елның 1 октябрендә таныштык. Ул көнне мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлегенә беренче мәртәбә эшкә килдем. Тарихчыларның бер төркеме Фәннәр академиясенең Лобачевкий урамындагы бинасында, икенче каттагы 96 нчы бүлмәдә урнашкан иде. Бүлек җитәкчесе танылган галим Сәләм Хатыйп улы Алишев мине фәнни хезмәткәрләр белән таныштырды. Мин утырган өстәлгә каршы өстәл артында чандыр гына, зур мангайлы пеләш башлы, калын пыялалы күзлек астыннан сынап карап утырган кеше Равил булып чыкты. Утыз елга якын Пермь шәһәрендә яшәгәннән соң Казанга яшәргә һәм эшләргә, яңа тормы корырга кайткан кешегә фән дөньясына, зыялылар арасына кереп китәр өчен мине аңлаган, мөмкин кадәр  ярдәм кулын сузарга әзер булган кешегә мин бик мохтаҗ идем. Мин шундый терәкне ул вакытта инде танылган галим, тарих фәннәре кандидаты, коллегалар арасында үзенең җитди, саллы фикере белән аерылып торган Равилдә таптым.
Әйтергә кирәк, аның белән якыннан танышу тиз генә булды дисәм, дөрес булмас. Ул яңа танышка ачылырга ашыкмый иде. Әкренләп без төрле темалар буенча сөйләшеп, бер-беребезне шактый аңлый башладык. Безнең якынаеп китүгә тагын бер сәбәп булды: Пермь белән алмаштырган Казандагы фатирым Танкодром дип аталган микрорайонда – Латыш укчылары урамында иде. Безнең йорт Равил яшәгән Комаров урамына бик якын булып чыкты. Без институтка эшкә барганда иртә белән автобус яисә трамвай тукталышларында очраша, юлда шактый сөйләшеп йөри башладык.
Узган гасырның 90 нчы еллары башы – милли-азатлык хәрәкәте көчле, үз кочагына төрле шәхесләрне җәлеп иткән чор. Мин дә, Пермьнән моңа сусап кайткан кеше буларак, җыелышларда, митинг, демонстрацияләрдә катнашырга тырыштым. Кайберләрендә без Равил белән бергә булгаладык. Әйтергә кирәк, ул бу җыелышларда оратор осталыгы белән катнашучыларны үзенә җәлеп итә торган кешеләрдән түгел, ул аларны тыңлаучы, анализлаучы иде. Шулай да ул язган брошюралар җыелыш-митингларда бушлай шактый киң таратыла иде. Бигрәк тә аның Вахит Имамов белән бергә язган, Чаллыда нәшер ителгән «Татарларның Ватан сугышы» китабы ул вакытта киң таратылды һәм халкыбызның заманча тарихи аңын формалаштыруда зур роль уйнады.
Һәр ел 15 октябрьдә, зурлап үткәрелгән Хәтер көне, митинг һәм демонстрация шактый Казан халкын гына түгел, төрле төбәкләрдән азатлык өчен көрәшүчеләрне җыя иде. Ул елларны Ирек мәйданын яңгыратып “Азатлык” дип кычкыру үзенә бер онытылмаслык мизгел булып калды. Без дә Равил белән митингта да, демонстрациядә да катнаштык, Кремльдә Сөембикә манарасы тирәсендә дога кылып шаһитләрне искә алдык.
Равилләрнең фатирына беренче мәртәбә килүемнең сәбәбен хәзер хәтерләмим. Ул тугызынчы катта өч бүлмәле фатирдада яши иде. Лифт ни өчендер 8 нче катка кадәр генә күтәрә. Бер катны җәяү атлап менгәч, звонок кнопкасына басуга, Равилнең таныш мөлаем тавышы ишетелә. Беренче килүемдә ул өстән киемнәрне салырга булышты, хәләл җефете Рәүфә белән таныштырды һәм үз бүлмәсенә чакырды. Аның бик пөхтә итеп җыештырылган эш кабинеты китап, журналлар белән тулган. Бигрәк тә татар тарихына багышланган китаплар күплегенә игътибар иттем. Китаплар зур залдагы стенкадагы шкафларда да шактый иде. Безнең заман зыялыларының байлыгы китап булды. Равил дә шундыйлардан булып чыкты. Ул кичне без шактый сөйләшеп утырдык, чәйләр эчтек.
Мин тарих бүлегенә Пермь татарларының тарихын язар өчен эшкә алынган идем. Суверенитетның бер чагылышы булган заманда төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның тарихын язу проектын тормышка ашыру буенча зур эш башланган иде. Кызганыч, төрле сәсбәпләр аркасында, бу бик мөһим проект тормышка тулысы белән ашарыла алмады. Тик Габделбар абый Фәйзрахманов кына Себер татарларының тарихын тиешенчә эшләп, докторлык диссертациясе дәрәҗәсенә күтәрә алды.
Мин үзем дә шушы юнәлештә шактый эш башкардым, Пермь татарларының XVI – XVIII гасыр тарихын чагылдырган мәкаләләрне төрле журналларда бастыра башладым. Монда да Равил читтә калмады, «Татарстан» журналы хезмәткәрләре белән таныштырды. Әйтергә кирәк, ул елларда «Татарстан»» журналы тарихи материаллар бастыручы иң популяр журнал иде.
Кызганыч, миңа бигрәк якын һәм моңа кадәр эшләнмәгән темадан акрынлап читләшергә һәм икенче – татарларны христианлаштыру темасы белән алмаштырырга туры килде. Мин башта ук Пермь татарларының тарихын докторлык диссертациясе итеп яклау турында хыяллана идем. Шушы хакта киңәшләшү өчен танылган тарихчы, ул вакытта Казан университетында татар халкы тарихы кафедрасы мөдире Миркасыйм абый Госманов янына кердем. Ул, минем фикерне җитди генә тыңлаганнан соң, сезнең бу тема докторлык диссертациясе итеп якларлык тема түгел, икенче – фундаметаль тема белән шөгельләнергә кирәк, дигән фикерен әйтте.
Бу хакта без берничә мәртәбә Равил белән дә киңәшләштек. Ул вакытта мин Батыршага багышланган мәкаләне «Идел» журналында бастырган идем инде. Керәшен кантуры тарихы турында материаллар җыеп китап хәзерли идем. Равилнең дә вөҗдан ирегенә багышланган хезмәтләре булганлыктан, бу тема аңа яхшы таныш иде. Ул миңа бу теманы тирәнрәк өйрәнергә һәм шушы юнәлештә монография эшләргә киңәш итте.
90 нчы елларда Равил безнең бүлектә генә түгел, бәлки институт күләмендә, иң күп китап-мәкаләләр иҗат итүче иде. Ул елына 20 дән алып 50 гә кадәр китапларны, мәкаләләрне төрле газета-журнал, җыентыкларда бастыра иде. Шул арада ул докторлык диссертациясе өстендә дә системалы рәвештә эшләде.
1996 ел башында без 50 яшьлек юбилейларны матур гына итеп үткәреп җибәрдек. Равил миңа багышлап котлауны шигри юлларга салып укып мине бик куандырды. Мин үзем аны җыр белән котладым. Кунакка утырган коллегалар белән матур гына җырлар җырлап утыра идек. Хәтеремдә, Равил бигрәк тә мишәр халкының гимны дәрәҗәсендә булган «Бардым күлгә, салдым кармак, безгә балык эләкми», дип җырлауны бигрәк ярата иде. Төрле мәҗлесләрдә бу җырны бергәләшеп җырлаган хәтердә калган. Бәлки ул аны балыкчы буларак та бик яратып җырлагандыр. Ул вакытта мин безнең бергә үткәргән соңгы юбилей булыр дип һич уйламаган идем. Чынан да, Равил 60 яшьлек юбилеен кунаклар чакырып зурлап үткәрә алмады, минем дә юбилейга килә алмады.
50 яшьлек юбилейдан соңгы беренче ел Равил өчен бигрәк уңышлы ел булып чыкты. 1997 елның 24 апрелендә ул Казан университеты каршындагы диссертация советында докторлык диссертациясен уңышлы яклады. Совет утырышына шактый халык җыелган иде. Биредә тарих институты хезмәткәрләре, бигрәк тә безнең бүлек әгъзалары гына түгел, татар тарихын сөючеләр, Равилнең күпкырлы иҗаты белән кызыксынучылар җыелган иде. Равил үзен бик тыныч тотты, сорауларга саллы гына җаваплар бирде. Совет әгъзалары Равилнең докторлык дәрәҗәсендә эшләвен күптән белгәнлектән, артык сораулар биреп нык борчымадылар. Оппонент булып чыгыш ясаучылар да танылган тарихчылар иде. Совет рәисе Индус Ризак улы Таһиров та сөйләшүне фәнни руслодан читкә, сәясәткә кертмичә алып барды.
Шул ук елның 19 ноябрендә Равил Әмирхан тарих институтының тарих бүлеге мөдире итеп билгеләнде. Шул арада аның «Иманга тугрылык» дип аталган күләмле хезмәте Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты һәм укучыларга таралды. Мин дә, дустымның бу уңышына сөенеп үземчә бәяләмә биреп, «Тарихчының кыйбласы» дигән исем астында «Шәһри Казан» газетасында бастырдым. Минем бу мәкаләгә Равил канәгать калды бугай, ул миңа рәхмәтләр әйтте, аны 2004 елда нәшер ителгән үзенең «Биобиблиографик күрсәткеч»енә яңадан керткән иде.
Ике дистә еллар дәвамындагы иҗат җимеше булган бу хезмәт татар тарихын өйрәнүчеләр өчен хәзергә кадәр үзкыйммәтен югалтмаган китап булып кала бирә. Автор бу хезмәтендә халкыбызның тарихын, сәясәтен, мәгърифәт, мутбугат, тел, әдәбиятка каралган иң актуаль мәсәләләрне яктырта. Ул күтәргән мәсьәләрнең берсенә генә яңадан тукталып үтмәкче булам. Автор «Татар халкының Ватан сугышы» дигән мәкаләсендә 1552 –1557 елларда канлы көрәш хакында тәфсилләп яза. Автор фикеренчә, 1812, 1941 – 1945 еллардагы канкоешлы сугышлар татар халкы өчен бернинди дә Ватан сугышы була алмады һәм була да алмый. Кол хәлендә яшәгән халыкның империяне саклау өчен яуда катнашуы, һичшиксез, изге Ватан өчен көрәш дип атап булмый. Татарның чын мәгнәсендәге Ватан сугышы – 1552 елдан 1557 елга кадәр дәвам иткән азатлык көрәше ул. Равилнең бу фикерен хәзергә күпләр кабул итә алмый. Шулай да халкыбыз язмышына битараф булмаган һәр кеше бу фикерне белергә һәм ул хакта уйланырга тиештер.
Равил һәр язмасын рухланып, илһамланып эшли иде. Аның һәр китабы, һәр фәнни, фәнни-популяр мәкаләсе тарих сөючеләр, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен күп яңача карашка ифрат бай, укучыларга бик күп яңа мәгълүмат бирә иде. Бигрәк тә аның фәнни-әдәби татар теле язучы галимнәр өчен үрнәк булырлык тел иде. Биредә табигый талант белән рәттән, генетик тамырлар, Әмиханнар заты булганлыгы көчле тәэсире булгандыр. Олуг галимнең әсәрләре чын әдәби әсәр шикелле мавыктыргыч итеп язылган һәм укучылар тарафыннан шулай укыла һәм кабул ителә дә иде. Мине дә ул татарча язарга өйрәтте дисәм дөрес булыр. Пермь өлкәсендә урнашкан Йанапай урта мәктәбен татарча тәмамласам да, 30 елга якын рус арасында русча сөйләшергә, студентларга русча лекцияләр укырга туры килде. Шуңа күрә Казанда да мин башта мәкаләләрне русча хәзерли идем. Моны белеп алган Равил миңа бер җөмлә генә әйтте: «Фәйзелхак, чын татар тарихын русча язып булмый, татар телендә генә татар тарихы языла ала», – диде. Мин аның бу гади, тик бик тирән фикере белән килештем һәм татарча яза башладым. Тырышкач була икән, бу истәлекне дә рәхәтләнеп татарча компьютерда җыеп утырам.
Тик тиздән миңа яңа эшкә күчәргә туры килде. 1998 елның апрель ахырында Мәскәүдә архивта эшләп кайтуга Укытучыларның белемен күтәрү институты ректоры Рәшит Әхәт улы Исламшиннан кафедра мөдире булып эшкә килү турында тәкъдим алдым. Бу хакта да мин Равил белән киңәшләштем. Ул, минем фәннән читкәрәк китеп, укытучылар белән эшкә күчүгә каршы иде. Үзем дә бик үк теләп яңа урынга күчмәдем, тик өлкән фәнни хезмәткәрнең хезмәт хакы бигрәк түбән, башка урында ярты ставкага эшләү дә фәкыйрьлектән коткармый иде. Шуңа күрә мин яңа эштә хезмәт хакы зуррак булуга, статусына игътибар иттем. Бүлектә ярты ставкага калу мөмкинлеге турында сөйләштек һәм тарих институты директоры янына икәүләп Кремльгә бардык. Рафаэль Сибгат улы Хәкимов белән татар тарихы мәсьәләләре хакында шактый фикер алыштык. Әзерләгән ике гаризага тамга салып, яңа эшкә күчүгә ул фатиха бирде.
Минем эш урыным үзгәрү очрашып сөйләшүләрне киметмәде. Я махсус, я мәгариф министерлыгына барганда, я нәшрияткә кергәндә мин Равил белән күрешеп сөйләшер өчен аның бүлмәсенә сугылып китә идем. Сөйләшергә сүзләр дә табыла иде. Чыккан китапларымны беренчеләрдән булып аңарга бүләк итәргә тырыштым.
Ул бигрәк тә минем докторлык диссертациясе өстендә эшләвем буенча кызыксынды, һаман озак эшлисен, безнең яшь озак эшләргә мөмкинчелек бирми, тизләтергә кирәк дип әйтеп торды. Диссертация өстендә эшләгәндә аның автореферератын, диссертациясен иҗади файдаландым, оппонентлар һәм әйдәп баручы оешма хакында берничә мәртәбә озак итеп киңәштем.
Күренекле галим, каләм остасы Равил Госман улының күләмле монографияләре дә, кыска гына язылган мәкаләләре дә хәзерге болгавыр заманда ашык-пошык бер-ике тарихи китапны укып, өченчесен үзенеке итеп укучыга тәкъдим итүчеләр күбәйгән чорда тарих фәненә чын фән итеп гомере буе тугры хезмәт итүче безгә онытылмаслык күркәм мисал булып калды. Аның хезмәтләре татар халкы тарихының иң четерекле чорларын, Алтын Урда һәм Казан ханнарын күз алдыбызга китерергә, зиһенебезне ялган төшенчәләрдән арындыра торганнар рәтендә мәңге сакланыр. Ә безгә, тарихчыларга, аның иҗатын өйрәнергә, кулъязмаларда сакланган әсәрләрен тарих сөючеләргә җиткерү өчен махсус эш алып барырга кирәктер дип уйлыйм. Равил хакында истәлекләрне туплау, нәшер итү шул юнәлештәге эшнең беренче адымы булыр дигән өметтә калам.
Фәйзелхак ИСЛАЕВ,

тарих фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ