Логотип Магариф уку
Цитата:

«Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты буенча 324 чакрым юл ремонтланган

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты тормышка ашырылган ике ел эчендә Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 324 чакрым автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән. Бу хакта «Татар...

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты тормышка ашырылган ике ел эчендә Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 324 чакрым автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
Шушы вакыт эчендә илкүләм проект кысаларында республикада 732 юл билгесен алыштыру, юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган 163 урында тиешле чаралар күрү, юллар киселешкән 74 урында светофорлар кую һәм җәяүлеләр юлы буенча 16 чакрым киртәләр урнаштыру мөмкин булган.
«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 2017 елдан тормышка ашырыла. Ике елда аны финанслауга барлыгы 6,7 миллиард сум юнәлдерелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ