Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Конкурсның чыраттагы этабында катнашучыларга «Милләтем язмышында  һөнәрем роле» темасына эссе язарг...

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. 
Конкурсның чыраттагы этабында катнашучыларга «Милләтем язмышында  һөнәрем роле» темасына эссе язарга тәкъдим ителде.  Шулай ук, Мәгариф хезмәткәрләре йортында укытучылар өчен семинар оештырылды. Мөгаллимнәр алдында Мәгарифне үстерү институты һәм Казан Мәгариф идарәсе методистлары чыгыш ясады, дип хәбәр итә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Узган елны «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә 26 кеше катнашты, аларның 10сы  — Россиянең субъектларыннан. Җиңүчеләр булып Казанның 39нчы мәктәбе  укытучысы Илмира Абсалямова һәм  Башкортостан Республикасы М.Шәйморатов ис. 104нче мәктәбе укытучысы Венера Садыкова  табылган иде. 
Фото: mon.tatarstan.ru

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ