Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә җәлилчеләрне искә алу көне

Казан Кремле янәшәсендә куллары богауланган мәһабәт сынның кем булуын кайберәүләр белеп тә бетермәскә мөмкин. Ләкин ел да 25 августта  1 май мәйданында җыелган халык һәм аларның сөйләгәннәрен тың...

Казан Кремле янәшәсендә куллары богауланган мәһабәт сынның кем булуын кайберәүләр белеп тә бетермәскә мөмкин. Ләкин ел да 25 августта  1 май мәйданында җыелган халык һәм аларның сөйләгәннәрен тыңлаган кеше  аңлар. Ул  – Муса Җәлил, дошман зинданында башы киселгән, Советлар Союзы герое исеменә һәм тоткынлыкта иҗат иткән әсәрләре өчен Ленин премиясенә лаек булган элеккеге союзда  бердәнбер каһарман шагыйрь.
 Мәгълүм ки, мондый аяныч үлемгә хөкем ителгәннәрдән ул ялгызы түгел. Алар унбер татар уллары: Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Абдулла Баттал, Гариф Шабай,  Әхмәт Симаев,  Зиннәт Хәсәнәв, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров, Фоат Сәйфелмөлеков. Иртәгә аларны искә алу көне.  Шул уңайдан Казан Кремлендәге  сәгать курантлары да 11 тапкыр сугачак. Каһарман улларыбыз чәчәк бәйләмнәренә төренәчәк, аларның батырлыгы Кариев исемендәге театр артистлары, яңа буын шагыйрьләре һәм башка замандашлар чыгышларында яңгыраш табачак.
Традиция буенча  бу көнне  Муса Җәлил  премиясе лауреатлары да чыгыш ясаячак: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла,    шагыйрь Булат Ибраһимов, Тинчурин театрының баш дирижёры,  композитор, музыкант  Ильяс Камалов һәм башка килгән кунаклар.
Батырлык ул – үлемсез. Каһарманнарның башын киссәң дә, каннарың койсаң да, гомерләрен өзсәң дә, халык күңелендә алар мәңге яшәр!   
                                                                               Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: Wikipedia

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ