Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишле гаиләләр ярдәм көтә

Безнең балачак, ничектер, хәзерге балаларныкына караганда бәхетлерәк һәм күңеллерәк булгандыр төсле тоела үземә. Без бәләкәй чактагы узган гасырның 70 нче елларында ашау-эчү ягы да, кием-салымы да күп...

Безнең балачак, ничектер, хәзерге балаларныкына караганда бәхетлерәк һәм күңеллерәк булгандыр төсле тоела үземә. Без бәләкәй чактагы узган гасырның 70 нче елларында ашау-эчү ягы да, кием-салымы да күпкә такы-токырак  һәм кайтышрак булса да. Чөнки һәркайсыбыз ишле гаилә балалары иде. Гаиләдә дүрт-биш бала булу әле гадәти санала иде. Әйтик, балачагым үткән утыз хуҗалыклы Яңа Мәңгәр авылында җиде-сигез балалы гаиләләр генә дә дистәгә якын иде. Дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәбендә генә утызлап бала. Әле шуның кадәре, көн дә кыр казларыдай тезелешеп, дүрт километр ераклыктагы Олы Мәңгәр урта мәктәбенә йөреп укый. Таяныч-терәгең булырдай абый-апаң бар... Сиңа күз-колак булып торган әби тәрбиясе – үзе бер мәктәп! Нигезенә тел, лөгать вә әхлагыбыз салынган милли тәрбия мәктәбе. Хәзер исә күпчелек авыллардагы урта һәм төп мәктәпләрдә  укучылар саны без укыгандагы ике класс баласы кадәр дә түгел бит! Безнең әти-әниләргә дә ишле баланы кеше итү, аларны аякка бастыру җиңелләрдән булгандыр дисезме!? Хөкүмәт тарафыннан да яклавы, матди ярдәме дә хәзергенең чиреге дә булмагандыр. Шулай да безнең әти-әниләр милләтебезнең киләчәге, ишлерәк бала үстерү хакында күбрәк кайгырткан. Югыйсә, хәзер күп балалы гаиләләр хакында хөкүмәт даирәләре тарафыннан беркадәр  кайгырту да бар шикелле...
Хәзер инде биш-алты баласы булганнар гына түгел, хәтта балигъ булу яшенә җитмәгән өч балалы гаиләләр дә ишле гаилә санала. Федераль законнар нигезендә аларга шактый гарантияләр дә каралган. Аерым алганда:
– коммуналь хезмәтләр өчен (җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, газ, электр) түләүдә 30 процент ташлана;
– ишле гаиләдәге 6 яшьтән бәләкәйрәк балалар өчен табиб язуы буенча даруларны бушлай бирү;
– барлык төр шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү;
– ишле гаиләдә тәрбияләнүче балалар мәктәптә бушлай туклана;
– андый гаилә балалары ай саен шәһәркүләм күңел ачу чараларын (күргәзмә, музейларга бару) бушлай карый ала;
– һәр туган бала өчен бер тапкыр 14500 сум акча түләү каралган;
– ишле гаиләнең яшь ярымнан алып 3 яшькә кадәрге һәр баласы  өчен хөкүмәт ай саен 2500 сум акча түли;
– 3 яшьтән олырак балага исә ул 18 яшькә җиткәнче ай саен 1500 сум күләмендә акча бирелә;
– ел саен ишле гаиләдәге һәр мәктәп баласына мәктәпкә барыр алдыннан кием-салым алыр өчен 5000 сум акча бирелергә тиеш;
– билгеле бер шартларда торак һәм җир мәйданы бүлеп бирү.

Җир мәйданы бирү дигәннән, 2012 елдан бездә күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер бер Казан каласында гына 12200 гаилә бушлай җир алу хокукына ия. Инде җиде ел эчендә бу программадан  башкалабыздагы 5,6 меңнән артык гаилә файдаланган да. 2018 елда гына 1,3 меңнән артык ишле гаилә Казан янында җир кишәрлекләре алган. Бүленгән участокларның күп өлеше Лаеш районының Сокуры һәм Биектау районының Каймар бистәләре янындагы җирлеккә туры килгән.
Тик бу ярдәм генә авылларыбызны сабыйлар шау-шавына күмәргә җитәрлек булырмы икән? !

                  Таһир САБИРҖАНОВ


zakonoved.su

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ