Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам Абдуллиннан бәйрәм котлавы

Ислам Абдуллинны беләсезме сез? Күпләрегезнең әлегә белмәве дә гаҗәп түгел. Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укый ул. Сәнгать җанлы егет ул: җырларга ярата.Гаиләләре белән,...

Ислам Абдуллинны беләсезме сез? Күпләрегезнең әлегә белмәве дә гаҗәп түгел. Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укый ул. Сәнгать җанлы егет ул: җырларга ярата.
Гаиләләре белән, әти-әнисе дә – сәнгать кешеләре. Әтиләре Ришат – туган авылларында – мәдәният йорты директоры, ә әнисе Ләйлә – режиссёр-хореограф. Апасы Гөлчәчәк  Алабуга мәдәният училищесында укыта. Ә менә иң өлкән апасын бик күпләрегез белә, җырлавына мөкиббән инде. Чишмә чылтыравына тиң назлы тавышы белән татар җыр сәнгатендә үз урынын биләп өлгергән, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Гөлсирин Абдуллина ул. Ислам үзе дә киләчәк язмышын сәнгать дөньясына багышларга җыена.
Мәктәпне тәмамлау белән Казан дәүләт институтының оркестр бүлегенә укырга керергә ниятләп тора, гитарада уйнарга, җырларга ярата. Халыкара укытучылар көне уңаеннан да Ислам Абдуллин мөхтәрәм мөгаллимнәренә бәйрәм котлавын җыр аша җиткерде.  

 


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ