Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам динен беләсезме?

Дуслар, ай саен уздырылучы «Җавап – сездән, бүләк – бездән» дип аталучы ислам диненә багышланган бәйге дәвам итә. Игътибарыгызга «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында басылып чыккан чираттагы сора...

Дуслар, ай саен уздырылучы «Җавап – сездән, бүләк – бездән» дип аталучы ислам диненә багышланган бәйге дәвам итә. Игътибарыгызга «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында басылып чыккан чираттагы сорауларны тәкъдим итәбез.
1. Мосафир нинди намазларның фарызларын икешәр генә рәкәгать итеп кыскартып укырга тиеш?
2. Мөселман елы нинди айдан башлана?
3. Бер җиргә бару нияте белән ничә чакрымлык юлга чыккан кешегә мосафир диләр?
4. Корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап дога кылу өчен укыла торган нәфел намазы ничек атала?
5. Ничәнче елда пәйгамбәребез (с.г.с.) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән?
Җавапларны 22 майга кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә була. Хатны «Ислам динен беләсезме?» дип тамгаларга онытмагыз!
Исегезгә төшерәбез: җаваплар 2019 елның 2 нче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.
Җиңүчегә «Иман» нәшриятында басылып чыккан китаплар бүләк ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ