Логотип Магариф уку
Цитата:

ИТ-паркта Радио һәм элемтә көненә багышланган чара узачак

7 майда  Казан ИТ-паркы территориясендә беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган чара узачак. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында узачак. Чара 10:00 сәгатьтән 16:00...

7 майда  Казан ИТ-паркы территориясендә беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган чара узачак. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында узачак. Чара 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр барачак.
Технопарктагы чараның максаты - балаларның һәм ата-аналарның игътибарын радиотапшырулар өлкәсендә заманча технологияләргә җәлеп итү. Әмма иң мөһиме - һәр катнашучы бу технологияләрне гамәлдә күрә алачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.
Чара кунакларына интерактив күңел ачу-белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк, ул хәзерге дөньяда радиоформатның актуальлеген, элемтә технологияләрен үстерү һәм аларны төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеген күрсәтәчәк. Шулай ук балалар һәм ата-аналар өчен урам территориясендә һәм ИТ-парк холлында мәйданчыклар эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ