Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге кешеләргә багышлап

Тиздән – 5 октябрьдә укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу изге кешеләр турында бик күп язарга да, сөйләргә дә була. Мин аларның берничәсе турында язарга ниятләп, сабый чагым...

Тиздән – 5 октябрьдә укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу изге кешеләр турында бик күп язарга да, сөйләргә дә була. Мин аларның берничәсе турында язарга ниятләп, сабый чагыма кайтып килим әле.
Беренчесе – әнием катнашында булган истәлекле хатирә. Ул вакытта 6 нчы сыйныфта укый идем. География дәресеннән «2»ле алдым (әзерләнмәгән булганмындыр, күрәсен). Өйгә елап кайтып кердем. Бу турыда сөйләшү булды, әмма әниемнең мине орышканын һич хәтерләмим.

Чираттагы география дәресенә әнием – Зәйтүнә Шәмсетдин  кызы Сабирова кереп утырды. Ул мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта иде (хәзер мәрхүмә инде). Ни гаҗәптер, ул көнне укытучым Иван Андреевич миңа «5»ле билгесе куйды. Дәрескә яхшылап әзерләнгәнмендер инде, әниемне сыйныфташларым алдында кызартасым, кыен хәлдә калдырасым да килмәгәндер, күрәсен, бик тырышып җавап биргәнемне хәтерлим.
Истәлегемнен дәвамы – унынчыдагы сыйныф житәкчем Татьяна Василий кызы Захарова турында. Югары уку йортын яңа гына тәмамлап килгән яшь, чибәр, зәвык белән киенгән укытучыбызны бер күрүдә яратып өлгердек. Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан килде ул безгә. Аның дәресләрен көтеп ала идек. Ә минем иң истә калганы – анын безгә – якын дустым, сыйныфташым Минсәрия белән икебезгә – ул вакытта модада булган заманча бию өйрәтүе булды.

Татьяна апа кичләрен безне үзенең мәктәптән бирелгән кечкенә генә бик матур итеп бизәлгэн булмәсенә чакырып, тәлинкә язмасына язылган жыр көенэ төрле бию хәрәкәтләре ясата иде.
Бу бию белән без мәктәптә оештырылган чараларда, шулай ук авыл клубында уздырылган концертларда берничә мәртәбә чыгыш ясадык.
Бу язмам әнием – Зәйтүнә Шәмсетдин кызы Сабирова рухына барып житеп, анын рухын шат кылса иде. Ә Татьяна апабыз, яраткан укучыларын исенә төшереп, яшь чагына, мәктәп елларына кайтып килер, дип ышанып калам. Бу балачак хатирәләрем безне укыткан, әле дә исән-сау яшәп ятучы укытучыларыма бәйрәм сәламе булсын, ә инде безнең арадан киткәннәренә изге дога булып барып ирешсен иде.
Илсөяр САБИРОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 1980 нче елгы чыгарылыш укучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ