Логотип Магариф уку
Цитата:

Күәм мәктәбендә – Белем көне

Бүген, 1 сентябрь көнне, безнең Күәм урта мәктәбе ишекләре дә яңа уку елына старт бирү өчен яңадан ачылды. Ял итеп, көч-куәт туплаган  укучыларыбыз кабат мәктәп ишегалдына җыелды. Алар сыйныфташл...

Бүген, 1 сентябрь көнне, безнең Күәм урта мәктәбе ишекләре дә яңа уку елына старт бирү өчен яңадан ачылды. Ял итеп, көч-куәт туплаган  укучыларыбыз кабат мәктәп ишегалдына җыелды. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар. Чәчәк бәйләмнәре тоткан укучы малайлар һәм кызларга, укытучыларга ата-аналар, килгән кунаклар котлау һәм рәхмәт хисләрен белдерделәр. Мәктәп директоры Хәмит Газыйм улы Хәкимҗанов уку алдынгыларына, бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларыбызга, имтиханнарга уңышлы әзерләүдә зур көч куйган мөгалимнәргә грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Беренче сыйныфка керүче 14 балага «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте яңа парталар, Күәм авылы мәчете имамы уку кирәк-яраклары  бүләк итте.

 

 

 

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт белемлегә!  
1754 – 1834 елларда яшәп иҗат иткән шагыйрь Габдерәхим Утыз-Имәнинең әлеге фикерләре бүген дә актуаль Белем алу ул – илебезнең киләчәге. 2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы уңаеннан, 1 – 11 нче сыйныфларда фәнни ачышлар, яңа технологияләр, күренекле галимнәр турында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ