Логотип Магариф уку
Цитата:

Күпме хәсрәт күргән балалар!

Аллы-гөлле киемнәргә киендергән сабыеңны җитәкләп, Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә күңел ачканда, әлеге көннең тирән мәгънәсен дә, әһәмиятен дә аңлап бетермибез кебек. Ата-ана назын...

Аллы-гөлле киемнәргә киендергән сабыеңны җитәкләп, Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә күңел ачканда, әлеге көннең тирән мәгънәсен дә, әһәмиятен дә аңлап бетермибез кебек. Ата-ана назына төренеп яшәүчеләр белән янәшә авыр хәлле, эчкече, тәртипсез гаиләләрдә иза чигүче балалар да яши. Кайчакта бер авылда яшәп тә, аларның язмышына күз йомабыз. Бу – чынбарлык. Әлеге сабыйларның төп өмете – дәүләттә. Әйе-әйе, ничек кенә сүксәк тә, кайбер вакытларда бу гөнаһсыз кечкенә кешеләрнең ачтан үлмәүләре дәүләт вәкилләренә – социаль ярдәм күрсәтү органнарындагы абый-апаларына бәйле.
Тапкан, тик бакмый
Россия Президенты В.Путин коронавирус чорында һәр балага 10 000 мең акча биреләчәген хәбәр итте.
Ул акча барлык балаларга да барып җитәрме? Дөрес файдаланылырмы? Әллә кайбер гаиләләрдә аракыга китеп, сабыйлар тагын да ачырак язмышка юлыгырмы? Социаль яклау хезмәткәрләренә ияреп барган җирдә күреп кайтканнарым менә шул турыда уйландыра. Канун рәсми мәгълүматны яктыртуны тыя, шуңа күрә журнал битләрендә бары тик күргәннәрне һәм кайбер язмышларның тарихын сурәтләү белән чикләнербез. Исемнәр үзгәртеп бирелә.
...Кояш көндезләрен генә мул елмаеп, кичләрен күшектергеч җиле, җирдән күтәрелүче дымлы салкыны белән һәркемне өенә куа торган язгы көннәр. Социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә аноним сигнал килеп ирешә. Яшь балалы гаиләдә төне буе эчү бәйрәме үткән... Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, опека бүлекләре хезмәткәрләре белән бергә балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, комиссия әгъзалары, мәгариф бүлеге психологы җыелышып, юлга кузгала. Алар инде ниләр күрәсен чамалый, ник дигәндә, Ирина Удальцова дигән ханымны туры юлга күндерә алмыйча, беренче генә ел изаланулары түгел.
Шакый торгач, бикле капканы бер ир-ат ача. Аноним гына шалтыратып хәбәр бирүче дә ул – күршеләре икән. Төне буе ишегалдында шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр кулланып күңел ачуларының азагы янгын яисә башка берәр бәла белән тәмамланмасын дип, төне буе күршеләре ягыннан күзен дә алмаган ул. Инде иртән үтеп барышлый койма аркылы ишегалдына күз салса, берүзе уйнап йөрүче 3 яшьлек малайны күрә. Өлкәннәрнең төнге бәйрәменнән соң ачык һавада каплаусыз калган шашлык кисәкләрен капкалап һәм пластик шешәдәге салкын газлы су эчеп утырган мәле була сабыйның. Әлеге нәни дә комиссия әгъзаларына яхшы таныш. Әнисе эчә башлауга өйләренә килеп, алты айлык вакытында да бишектә яңа туган бала төсле, утырырга да талпынмыйча яткан баланы күреп, аның киләчәген үзгәртү өчен күпме тырышты бит инде алар. Һаман аңга килми бу гаилә...
Дәүләт вәкилләре өйгә уза. Кайнар ризык пешкәндә генә була торган хуш исле җылылыкны күптән күрмәгән, мич ягып җылытылмаган өйдәге күренешне ничек төгәлрәк итеп сурәтләргә дә белмәссең: салкын, сасы һәм шакшы. Аш бүлмәсендә юарга дип сабынлы суга салып куелган, ләкин, юучысы һич табылмыйча, инде исләнеп беткән керләр тулы зур ләгән тора. Аннан чыккан әче истән, бүлмәгә башны тыгуга, күңел болгана башлый. Түр бүлмәдә пычранып беткән өс киемнәрен дә салмаган бер исерек гырлый. Бу йортта йокы симертүчеләрнең исереклегенә шик тумый, чөнки колак төпләрендә шартлау яңгыраса да, аларны уятып булмас иде, мөгаен. Икенче, балаларныкы дип саналган бүлмәдә кабат кәнәфидә гырлаучы бер исереккә юлыгабыз...
Югалган оекбаш ишегалдындагы пычрактан табылды. Димәк, төнлә узган эчү мәҗлесенә сабыйны да алып чыкканнар. Кулга алыйм дисәң, тотар җире калмаган: бар йомышын аска үтәп, юешләнеп һәм исләнеп беткән. Өлкәннәрнең кайгыртуына мохтаҗ бер ярдәмчесез нарасый гына бит әле ул. Мондый хәлләр белән беренче генә тапкыр очрашмаучы вәкилләрнең дә, сабыйларны күреп, үзәге өзелә. Чын-чынлап җан атып, аларны кайгыртырга тиешле әни кеше генә өйдә юк. Мөгаен, бик нык ашыккандыр ул, бик тә мөһим эше килеп чыккандыр, аш бүлмәсендәге юасы керләре дә чайкап-эленмичә калган бит... дияр идек, тик авыр хәлдәге гаилә дип исәптә торучы Иринаны кайдан эзләргә кирәклеген чамалыйлар шул. Ирен, балаларын калдырып, инде 3 көн элек башка җирдә күңел ачарга чыгып киткән икән ул. Әти кешене төрткәләп чак-чак уяттылар. Дәүләт вәкилләре каршында өйдәге хәлләр өчен бер тамчы кыенсынып тормыйча, тавыш чыгарды ул. Янәсе, аның биләмәсенә рөхсәтсез үтеп кергәннәр! Сүгенеп, котырынып, янап, балаларны бирмим дип тарткалашу ярдәм итмәде, әлбәттә, исерек атага. Балаларны районга, сырхауханәгә алып киттеләр.
Балаларның әбисе – күрше авылда яшәүче Хәбирә апага хәбәр иттеләр. Ул шундук килеп җитеп, балаларны кочагына алды. Моңарчы кайда булган соң ул диясездер. Мин дә нәкъ шул сорауны бирдем. Сөйләшүләр дә, үгетләүләр дә файдасыз булып, эчеп йөрүе өстенә, марҗа белән никахсыз яши башлаган улына иренең бәгыре каткан икән. Шуңа күрә бабай киленне дә, хәтта оныкларын да өйгә кертүгә каршы. Башка балалары да аның яклы, ул гаиләне төп йортка кертеп, ата-ананың тынычлыгы югалуын теләмиләр. Хәбирә апа гына өзгәләнә, улы – бер хәл, оныклары – бәгырь җимешләре жәл бит! Өзелеп төшкәндәй улына охшаганнар, югыйсә! Өстәвенә, улы белән килене рәсми рәвештә язылышмыйча гына яшәгәнлектән, документлар буенча әби кешенең балаларга бер хокукы да юк. Әле «Менә ул – әбиегез» дип, эчкечеләр өендә аны күрергә зарыгып та торучы юк бит. Хәбирә апа оныкларын менә шундый чиккә терәлгән чакларда гына күрә. Инде хәзер әбиләре: «Сабыйларны үзем үстерәм, бабайлары өйгә кертмәсә, шәһәрдәге фатирыма барып торырбыз», – ди. Мондый әбиләре барында балаларның киләчәгенә кагылышлы өмет чаткысы уяна-уянуын. Чынлыкта нәрсәләр булып бетәр?
Хәзерге көндә Иринаны әлеге ике сабыена карата ана хокукларыннан мәхрүм итеп, Хәбирә апаны опекун итеп билгеләү турында документлар әзерләнә. Тиз процесс түгел. Ике малай да әлегә балалар йортында әбиләренең: «Җаныкайларым минем, әйдәгез, өйгә кайтабыз», – дип килеп алганын көтә. Ярый, урамда ачлыктан каңгырап йөрмиләр дип юата әлегә әбиләре үзен. Ә Ирина ни уйлый? Анысы билгесез. Бәлки, бөтенләй уйламыйдыр да. 27 яшьлек бу хатын, болай да башка ирдән тапкан дүрт (!) баласына карата ана хокукларыннан мәхрүм ителеп, сабыйларны, әниле килеш балалар йортында «ятим» дигән йөк белән яшәргә дучар иткән бит инде. 
«Хатын-кызны айнытып булмый»
Балаларның язмышы уңай хәл ителүе турындагы хәбәрләргә ихластан сөенәләр алар турында якын туганнарыннан да күбрәк мәгълүмат туплаган яклаучы абый-апалары. Күптән түгел балалар йортыннан 11 яшьлек Зәлия белән аның 3 яшьлек энесе Дамирны бик тәртипле бер гаилә уллыкка алганлыгы мәгълүм булды. Бу сабыйлар әниләре Розаның хәмерне балаларыннан якынрак күрүе аркасында күпме хәсрәт күргән!
Роза – үзе дә детдомда үскән кыз. Язылышмыйча гына кавышкан ире белән шунда таныша, әлеге йорттан чыгуга, бергә яши дә башлыйлар. Кызлары Зәлия тууга ире төрмәгә эләгә, ә инде аның иреккә чыгышына хатыны ярыйсы гына аракы белән дуслашып алган була. Социаль яктан авыр хәлдә калган гаилә дип теркәлеп, дәүләт органнарының даими күзәтчелеге астында торалар. Икенче балалары тугач, ире исерек баштан күршесенә пычак белән чәнчи дә кабат төрмәгә эләгә. Ике бала белән ялгыз калган Роза тәмам иркенгә чыга. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре таксига акчалар түләп, аны дәваланырга җибәрәләр. Барып, ял итеп, сәламәтлеген ныгытып кайту гына була ул. «Хатын-кызны айнытып булмый, – ди инде 10 ел авыр хәлдә калган гаиләләр белән эшләү бүлеге мөдире. – Үз тәҗрибәмдә, айнып, чын-чынлап тормышка кайтучылар нибары өчәү генә булды. Кемгәдер ачулану, кемгәдер жәлләү кирәк. Ире үлгәч, хәсрәттән эчүгә сабыша язган бер хатынны бу сазлыктан алып калдык. Хәзер авызына алмый ул зәхмәтне, эшләп йөри, баласын үстерә. Күргән саен безгә рәхмәт укый. Ярый, вакытында ярдәм кулы суздыгыз, ди».
Роза айнымаучылар рәтенә керә шул. 30 градуслы эсседә, яңа туган баласын калын юрганга төреп, күрше авылга «кунакка» китә. Хәмер белән сыйланганнан соң, үзе йокыга тала, ә одеялга төрелгән бала челләдә кояш астында ята. Баласын үлемнән чак алып калалар. Мондый хәлләрдән соң да эчүдән туктамаган анадан туган балаларның язмышы да балалар йортына килеп бәйләнә. Бүген исә сабыйларның яңа гаиләдә үз булып китүләре, кайгыртуда яшәүләрен белешеп торган хезмәткәрләрнең алар өчен күңеле тыныч.
Балаларыңа ни ашаттың?
Май бәйрәмнәре арасында тагын бер исәптә торучы гаилә турында сигнал килә: «Алия эчеп ята». Җаваплы хезмәткәрләр кабат җыелышып юлга кузгала. Олы улы – җиденче, кызы – сигезенче сыйныфта укучы, итәгендәге кечкенәсенә әле 1,4 ай гына тулган ана, эшкә дә йөрмичә, эчүгә сабышкан. Алиягә күз салуга, сигналның дөрес икәнлеген аңлау авыр түгел: шешенеп беткән, күзләрендә нур юк. Иркен итеп эшләнгән менә дигән йортына еламыйча карарлык түгел. Дәүләт вәкилләре килеп кергәндә, аш бүлмәсендә тавык-савыт юып ята иде ул. Ә монда юарга да юарга әле: пычрак савыт-саба тау булып өелгән. Токмач пешермәкче булганнар, күрәмсең, тик ашарлык булмаганмы, өстәлдә дә, идәндә дә ризык калдыклары аунап ята. Плитә өсләре, раковинадагы пычраклыкны әйтеп аңлатуы кыен. Газ миче ачык, аннан ике кирпеч «ыржаеп тора», плитә өстенә шакмаклы таба алып куелган. Ә анда – ризык булырга язмыйча, күмергә әйләнгән купаты.
– Төшке аш җитте. Балаларыңа ни пешереп ашаттың? Нәрсә пешерергә җыенасың? – дигәнгә:
– Аш булачак, – дип, пычрак савытлар янында өстәлдә ятучы инде кыяфәтен югалткан сөякле ит кисәкчегенә төртеп күрсәтте хатын. Суыткычта балалар ашарлык берни юк. 1,4 айлык нарасыйны тукландырырга ярарлык ризык табылмавы аеруча йөрәкне телде.
Башка бүлмәләрдә дә шул хәл, урынҗир дә җыеп интегүче булмаган. Инде 6 нчы сыйныфта укыса да, кызы әнисенә булышыйм дип атлыгып тормый. Хезмәт турында сүз башлау да урынсыз кебек тоела бу ач балаларга.
Дәүләт органнары вәкилләре тарафыннан кисәтү, аңлату эшләре бик катгый рәвештә барды. Аларның туры юлга күндерергә тырышуларына җавап итеп, хатын:
– Балаларны алсагыз, чыгам да асылынам, – дип куркытып та маташты әле. Тик бу очракта кызганып, үгетләп утыру уңышсызлыкка илтәчәген аңлаган психолог, исе китмәгән кыяфәт чыгарды.
– Асылынсаң, күмәрләр, без балаларны кайгыртабыз, – дигәч, андый сүзләр бүтән ишетелмәде.
Соңгы кисәтү, югыйсә балаларыңны тәрбияләү хокукларыңны чиклибез дип, бик нык сөйләшүләрдән соң, ике көннән кабат килешкә өйләрен ялтыратып куярга, балаларны караулы итәргә дигән уртак фикергә килделәр.
Алия сүзендә торган! Икенче килешкә өйләр ялт иткән, үзе айнык. Инде 3 яшьтән алып 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә Президент В.Путин бирергә вәгъдә иткән 10 мең сумлык акчаларны да максатчан тотарга, өйдәге авария хәлендәге мичне алыштырырга киңәш итәләр аңарга. Хатын, әлегә айнып, фермада әйбәт кенә эшләп йөри.
Әлеге тарихлар – күлдән бер тамчы гына. Югарыда тасвирланган балалар язмышы уңай хәл ителгән икән, димәк, монда дәүләт органнары хезмәткәрләренең генә түгел, урамда караучысыз йөргән сабый янәшәсеннән күрмәмешкә салынып үтеп китмәгән узгынчының, аракы бәйрәме ясап яткан ишек алдындагы ташландык сабыйлар язмышына битараф калмаган күршеләрнең өлеше дә бар бит. Рус халкында «чужих детей не бывает» дигән сүз яши. Хак сүзләр.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ