Логотип Магариф уку
Цитата:

Күбәләкләр – оча торган гөлләр

Гөлшат ӘГЪЗАМОВА, Зәйдәге «Кояшкай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеМаксат. Кызыл китапка кертелгән күбәләкләр турында булган белемнәрен тирәнәйтү һәм баету. Аларның бәйләнешле...

Гөлшат ӘГЪЗАМОВА,
Зәйдәге «Кояшкай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат. Кызыл китапка кертелгән күбәләкләр турында булган белемнәрен тирәнәйтү һәм баету. Аларның бәйләнешле сөйләмен, мөстәкыйльлелеген үстерү. Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Татарстанның Кызыл китабы, ноутбук, интерактив такта, проектор, күбәләк рәсемнәре, карточкалар.
Кичә барышы
(Зал матур итеп бизәлгән, үзеңне табигать кочагында кебек хис итәсең.)
Тәрбияче. Барыбызга да хәерле көн! Күтәренке рух һәм яхшы кәеф белән кичәбезне башлап җибәрик. (Кинәт экранда көз күренеше пәйда була, күбәләк очып йөри.)
Тәрбияче.
Алтын көз! Алтын көз!
Әнә һавада нәрсәдер оча.
Аны кояш нурлары коча.
Күрәсезме? Нәрсә соң ул, беләсезме?
Яфрак дисәң – яфрак түгел,
Яфрак өчен нигә соң гөл?
Ә ул оча гөлгә тигәләп, белдегезме?
Ул бит – күбәләк!
Балалар, бүгенге бәйрәмебез күбәләкләр белән бергә уйнап үтәчәк. Бәйрәмебезгә кунаклар да киләчәк. (Музыка астында төрле милләт киемендәге балалар килеп керә. Үз телләрендә исәнләшәләр.)
Татар. Исәнмесез!
Рус. Здравствуйте!
Чуваш. Сывлах сунатап!
Керәшен. Арулармы сез!
Удмурт. Чырткем!
Мари. Кутыраш!
(Бергәләп үзләре иҗат иткән түбәндәге җырны башкаралар.)

  1. Бакчабызда төрле милләт:


Татар, рус, чуваш, мари.
Дус булганга барысы да
Безгә сокланып карый.
Кушымта:
Барыбыз да – җир баласы,
Без бит очар күбәләк.
Дөнья безгә түгәрәк дип,
Әйләнәбез бергәләп.

  1. Яратабыз табигатьне


Без – табигать баласы.
Урман, болын, елга, чишмә –
Җанга якын барчасы.

  1. Безнең бик-бик яратканны


Табигать белә күптән.
Кояш та бит рәхмәт әйтеп,
Елмая-көлә күктән.

  1. Матур болыннарда уйнап,


Үтә безнең балачак.
Без утырткан гөлләргә дә
Күбәләкләр куначак.
Тәрбияче.
Әйдәгез, Кызыл китапның
Ачып карыйк битләрен.
Күрербез күбәләкләрнең
Җир шарында кимүен.
(Экранда бер-бер артлы күбәләкләр күренә. Балалар аларның исемен әйтәләр һәм аның турында сөйлиләр.)
1 нче бала. Аполлон күбәләге (русчасы – аполлон) төбәгебездәге иң зур күбәләк. Аның канат озынлыгы – 9 см. Аполлон күбәләкләрен июнь-июль айларында очратырга мөмкин.
2 нче бала. Җете кызыл тасмач күбәләкнең (русчасы – ленточница малиновая) канатлары агач кәүсәсе төсендә була. Куркыныч янаса, ул агачка кунып яшеренә.
3 нче бала. Бикә аюкүбәләк (русчасы – медведица-госпожа) – иң матур күбәләкләрнең берсе. Кычытканлы урыннарны, җиләкле болыннарны ярата. Салкын көзгә кадәр очалар.
4 нче бала. Таң күбәләге (русчасы – зорька зегрис) – озынлыгы 4,5 см. Ачык матур төстәге бу күбәләк иртә язда оча башлый. Эссе җәйге кичләрдә чәчәк эчендә куна.
5 нче бала. Махаон күбәләге (русчасы –махаон) – яраткан ризыгы – әнис. Махаон күбәләген «очучы» дип тә йөртәләр, чөнки ул бернинди авырлыкларсыз ерак араларны очып үтә ала.
6 нчы бала. Сатир дриада күбәләген (русчасы – сатир дриада) «шоколад» дип тә йөртәләр. Кызык, әмма бу күбәләк очарга яратмый. Җирдән аз гына биеклеккә күтәрелә икән.
7 нче бала. Зәңгәр күбәләк (русчасы – голубянка) – көндезге күбәләк, эссене, кояшны ярата, төннәрен тыныч урынга кача.
 
Тәрбияче. Ә хәзер уеннарыбызны башлыйбыз. 1 нче уеныбыз кунаклар белән. Күбәләк рәсемнәрен бирәм. Алар турында бер җөмлә әйтәм. Бу кайсы күбәләккә кагыла, шуны магнитлы тактага куясыз.

  1. Куркыныч янаса, ул агачка кунып яшеренә. (Җете кызыл тасмач күбәләк)

  2. Аның канат озынлыгы – 9 см. (Аполлон күбәләге)

  3. Бу күбәләк очарга яратмый. (Сатир дриада күбәләге)

  4. Салкын көзгә кадәр оча. (Бикә аюкүбәләк)

  5. Эссе җәйге кичләрдә чәчәк эчендә куна. (Таң күбәләге)

  6. Аның яраткан ризыгы – әнис (укроп). (Махаон күбәләге)

  7. Төннәрен тыныч урынга кача. (Зәңгәр күбәләк)


2 нче уен – «Күбәләкләрне чәчәкләргә утырт»
(Бу уен интерактив тактада уйнала. Күбәләкләрдә мисаллар язылган, чәчәкләрдәҗаваплар. Җавап кайсы чәчәктә, күбәләкләрне уклар белән шул чәчәккә җибәрәләр.)
































9 – 5  
10
1 + 67
8 + 26
5 + 39
7 - 25
9 - 34
2 + 78

 
3 нче уен – «Хикмәтле арифметика»
Тәрбияче. Кояшлы матур җәйге көн. Ләйсән белән Айзилә озак кына болында уйнадылар. Ләйсәннең борын очына бер күбәләк килеп кунды. Ул кинәт Айзиләнең башында урын алды. Бик матур күбәләк кычыткан өстендә утыра иде.
– Кара әле, Айзилә, аны ничек кычыткан чакмый икән? – диде Ләйсән, гаҗәпләнеп.
– Бу бит бикә аюкүбәләк. Ул кычытканлы урыннарны ярата, – диде Айзилә.
Әле тагын биш күбәләк чәчәкләр өстендә әйләнгәләп йөрде дә, дүртесе каядыр очып китте. Бу көнне болында ничә күбәләк булды икән?
– Сигез, – диде Илнур.
– Юк, Илнур, ялгышасың. Айзилә белән Ләйсәнгә шул ук бер күбәләк килеп кунган бит, җиде генә күбәләк, – ди Айгөл.
– Юк, сезнең берегез дә дөрес әйтми. Болында алты гына күбәләк иде. Чәчәкләр өстендә очучыларның берсе бал корты иде бит, – диде Илназ.
Ә сез ничек уйлыйсыз, кемнең җавабы дөрес?
4 нче уен – «Кайсы күбәләк очып киткән»
Тәрбияче. Буш шакмакка очып киткән күбәләкне куегыз. (Уен магнитлы тактада уйнала.)





















       
       

 
5 нче уен – «Исеме ничек?»
Тәрбияче. Күбәләкнең исемен белү өчен, рәсемнәрнең беренче хәрефеннән сүз төзергә кирәк.



















      
      






















       
       

6 нчы уен. Саннарны тоташтырып рәсем яса
                  
       
 
 
                                                                                                     
 
 
 
 
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бераз хәрәкәтләнеп алыйк. Мин нәрсә эшләргә кушсам, сез шуны хәрәкәт белән күрсәтәсез.
Яфраклар агачтан коелалар (чүгәлиләр).
Күбәләкләр очып йөриләр (куллары белән җилпенәләр).
Тукран агачтан кортлар чүпли (бармаклар белән өстәлгә шакылдаталар).
(Тәрбияче «күбәләкләр, тукран, яфраклар» дигән сүзләрне берничә тапкыр тиз-тиз әйтә, балалар хәрәкәт белән күрсәтәләр.)
7 нче уен – «Могҗизалы картина»
(Экранда картина килеп чыга. Балалар кайсы күбәләкнең кайда икәнен хәтердә калдыралар. Бераздан картина югала. Тәрбияче балаларга күбәләк рәсемнәрен тарата. Кем кулында кайсы күбәләк, шуның картинада кайда икәнлеген әйтә.)

  1. Аполлон ромашка чәчәгендә утыра.

  2. Махаон әнис үсемлеге өстендә иде.

  3. Җете кызыл тасмач агач ботагына кереп яшеренгән.

  4. Бикә аюкүбәләк кычыткан өстендә очып йөри.

  5. Таң күбәләге бер җиргә дә кунмаган, очып кына йөри.

  6. Сатир дриада күбәләге картинада күренмәде.

  7. Зәңгәр күбәләк каен агачында иде.


(Картина тагын пәйда була. Балалар дөреслеген тикшерә.)
8 нче уен – «Оста шигырь язучы»
(Балалар өйдә күбәләкләр турында язып килгән шигырьләрен сөйләп күрсәтә.)
1 нче бала.
Уйнадык без бергәләшеп
Матур күбәләк белән.
Аңа тияргә ярамый
Икәнлеген мин беләм.
2 нче бала.
Алар – табигатебезнең
Оча торган гөлләре.
Көне буе очып йөреп,
Һич армый бит үзләре.
3 нче бала.
Күбәләкләр – безнең дуслар,
Аларны куркытмыйбыз.
Болыннарда алар белән
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
4 нче бала.
Күбәләкләр белән бергә
Шаярам, уйныйм, көләм.
Кайда гына булсам да мин,
Матурлык минем белән.
5 нче бала.
Күбәләкләр күңелләрне
Дәвалый һәм агарта.
Хыялларга канат куя,
Рухыбызны ныгыта.
6 нчы бала.
Күбәләкләр – бик күп алар,
Табигать бизәкләре.
Чәчәктән чәчәккә кунып,
Үткәрәләр көннәрне.
7 нче бала.
Чәчәк өстендә күбәләк –
Шундый матур киенгән:
Салават күпере төсле
Аллы-гөлле киемнән.
9 нчы уен – «График диктант»
Тәрбияче. Күбәләкнең яртысын дөрес итеп ясагыз.

 
 
 
                                                                                                  
 
 
Тәрбияче. Бездә табигатьне саклауга караган махсус законнар кабул ителде. Һәр кеше шул законнарны үтәргә тиеш. Хәзер «Табигатьне саклагыз!» дигән экологик акция үткәреп алыйк. Башта төрле төсле кәгазьләрдән күбәләкләр ясыйк. Аннары аларга безнең киләчәк буынга нәрсәләр кирәклеген язсыннар өчен, әти-әниләргә таратыйк.
               
 
 
 
 
 
  Яшеллек                               Чиста су                         Кошлар сайравы                     Саф һава                    Чиста ашамлыклар
 
Җиләкле болыннар     Табигатьне саклау                Җәнлекләрне ярату       Җир йөзе матурлыгы           Табигатьне ярату
 Тәрбияче. Туган һәм яшәгән җиребезнең кадерен белеп саклыйк, ул – безнең уртак йөртыбыз! Табигатькә миһербанлы булыйк!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ