Логотип Магариф уку
Цитата:

Каһарман якташларыбызның батырлыгы мәңгелек!

Россия Президенты Указы нигезендә 2007 елдан башлап Россиядә ел саен 9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Ул тарихи традицияләрне дәвам иттерү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлы...

Россия Президенты Указы нигезендә 2007 елдан башлап Россиядә ел саен 9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Ул тарихи традицияләрне дәвам иттерү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Ул көнне без Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе геройларын, Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез, искә алабыз.
Халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан мәктәбебездә әлеге датага багышланган «Батырлык дәресе» узды.
Кичә барышында укучыларга Мамадыш районында туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллин, Михаил Андреевич Просвирнин, Михаил Кириллович Москвин, Иван Тихонович Максимов, Россия Федерациясе Герое Георгий Семенович Смирнов, Дан ордены кавалеры Миңнеәхмәт Сәхәбетдин улы Әүхәдиевларның батырлыклары турында IX сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Илнур Галимҗан улы Шакирҗанов таныштырды. Әлеге батырларның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды. Мамадыш районыннан Бөек Ватан сугышында 13 мең кеше катнашкан, шуларның 4 меңнән артыгы яу кырында ятып калган. Ватанына сигез герой бүләк иткән авылдашыбыз – Герой-ана Фатиха апа Әүхәдиевага Мамадыштагы Хәтер аллеясында һәйкәл куелды.

Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясап килде. Әлеге чара ахырында IX сыйныф укучылары һәйкәлгә венок салдылар һәм каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны –
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Илебез өчен даһи эшләр башкарган батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел!. Алар батырлыгы мәңгелек!

 
Ләйлә ШӘЙДУЛЛИНА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта   мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ