Логотип Магариф уку
Цитата:

Калфакларда — милләт тарихы

18-20 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездын уздыра.Тарихтан күренгәнчә, зыя...

18-20 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездын уздыра.
Тарихтан күренгәнчә, зыялы татар хатын-кызлары гомер бакый башларына энҗе-мәрҗән һәм ука белән чигеп бизәлгән калфак киеп йөргән. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башлары фотосурәтләрендә бу аеруча ачык күренә. Милләтебезнең асыл, талантлы кызлары Сара апа Садыйкова, Кояш апа Тимбикова да гомерләре буе
калфактан йөрде. Тик ул елларда алар үрнәгенә әллә ни илтифат итүче булмады. Ә менә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшли торган «Ак калфак» оешмасын 2011 елда җитәкли башлаган Кадрия Рәес кызы Идрисова башкаларны да үз артыннан ияртә алды.
Яулык почмагында фәрештә
Һәр елны апрель-май айларында берничә көн буе Казанның үзәк урамнары башларына – калфак, өсләренә милли киемнәр киеп кәс-кәс атлап йөрүче ханым-туташлар белән тула. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасының чираттагы татар хатын-кызлары форумына җыелган нәфис затлар булыр алар. Юлда очраган һәркем алар артыннан борылаборыла карап калыр.
«Ак калфак»ның җитәкчесе Кадрия Идрисова үзе дә һәрвакыт калфактан һәм заманча итеп тегелгән милли күлмәктән йөри. Гәрчә аның һәр күмәк-костюмына
пардан аерым калфагы барлыгын күреп йөрсәм дә, беркөнне, өендә очрашкач, сүз иярә сүз чыгып: «Сезнең кырыклап калфагыгыз бар диләр, дөресме бу?» – дип
сорап куйдым. «Әллә инде, санаганым юк, чынында иллеләп бардыр», – дип җаваплады ул. Алдыма нәфис җепләр белән чигелгән, энҗе-мәрҗән, сәйлән белән яки төрле төстәге киез чәчкәләр белән бизәлгән, бәрхет тукыма, атлас тасмалардан колаксыман итеп үрелгән төрле зурлыктагы һәм формадагы калфакларны тезә
башлады.
– Менә монысы – оренбурглылар калфагы, монысы – Себер татарларыныкы, Ульяннарныкы, Самара, Пенза, Башкортстанның Салават районы осталарыныкы, – дип
рухланып сөйләп китте Кадрия ханым. – Кайсы җирлектә яшәвенә, нинди милләт халыклары белән янәшә гомер кичерүенә карап, төрлечә тегә һәм бизиләр аларны.
Менә болары – үземнекеләр. Дөресрәге, киленем Алсу белән икәүләп иҗат итәбез аларны. Ул тегә (оешмабыз оештырган мастер-класс вакытында өйрәнеп калды),
мин бизим. Хәтерлим: Фаягөл әбием гомере буе башына ап-ак яулыгын турыпочмаклап бәйләп йөрде, ә ерак әбием Хафаса, кеше янына чыкканда, камзул, читек, йөзекләрен шундый килешле итеп кияр, аңа карап сокланмый мөмкин түгел иде. Без әби белән үстек, милләтебезнең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен көндәлек
тормышта күрдек. Татар хатын-кызлары баш яулыгын ни өчен турыпочмаклап бәйләгәнен соңрак мин хәдисләрдән укып белдем: яулыкның һәр почмагында бер фәрештә утыруын аңлата икән ул.
Калфак авырудан саклый
Казанда институт тәмамлаганнан соң, туган ягы Актанышка кайтып, Сәфәр мәктәбендә эшли башлагач та, «комсомолка, спортсменка, красавица» Кадрия Идрисова милләтебезнең күркәм йолалары, гореф-гадәтләре, үз ягының билгеле шәхесләре белән ныклап кызыксына башлый. Ә инде ире Азат Нургалиевны Актанышка эшкә
күчереп, район үзәгендә балалар бакчасы мөдире булып эшли башлагач, кызы Алсу йөри торган төркем балаларына милли киемнәр кидерүгә ирешә. Бу уңайдан Кадрия
Идрисованың үзен тыңлыйк әле:
– Балалар бакчага гадәти киемнәрдән киләләр дә чишенү бүлмәсендә кызлар – бала итәкле күлмәкләр, калфаклар, малайлар түбәтәйләрен киеп, төркемгә керә иделәр.
Шул вакыт аларның үз-үзләрен тотышы ничек үзгәрүен күрсәң икән! Ул малай-кызлар, үсә-үсә, атаклы «Агыйдел» ансамблендә биеделәр. Мин исә киемнең кешенең эчке
халәтенә тәэсир итүенә чын-чынлап инандым.
Казанга күченеп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында эшләгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров «Ак калфак» оешмасын җитәкләргә тәкъдим ясагач, милләтебезнең тарихы, гореф-гадәтләре, киенү рәвеше белән тирәнрәк кызыксына башладым. Мәсәлән, ни өчен калфакны кыек салып түгел, туры итеп кияләр? Ул баш түбәсендәге ачык урынны – лепкәне каплап торырга тиеш икән. Ни сәбәпле безнең хатын-кызлар гына түгел, ир-атларыбыз да муен астына ук терәлеп торган күтәртмә якалы күлмәк кигән? Ияктән күкрәккә кадәр ике урында шулай ук ачык урын бар икән. Шул рәвешле, калфак һәм утыртма якалы күлмәкләр безнең милләт халкын төрле чирләрдән, читтән керә торган яман гадәтләрдән саклап торган. Моны медицина фәне дә раслый. Шунысы да бар: кешенең күзе иң әүвәл ялтыравык әйбергә – бу очракта калфактагы энҗе-мәрҗәннәргә төшү сәбәпле, ул аны киючене күз тиюдән дә аралый бит әле.
Ни кызганыч, үзебезнең милли киемнәребездән, йолаларыбыздан баш тартып, Европага һәм алардан кергән модага ияреп чишенеп ташлавыбыз сәбәпле, яшьләр нинди генә чирләр белән авырмый хәзер! Оешмабызның исеме «Ак калфак» булгач, мин эшне калфактан һәм үземнән башларга кирәк дигән карарга килдем. Борынгы әби-бабаларыбыз да моңа бик зур игътибар биргән икән. Мәсәлән, кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәр, укалар, асыл ташлар белән бизәп чигелгән калфакның бәясе атныкыннан да кыйммәтрәк йөргән. Аларның сыйфатына, кию рәвешенә карап, кешенең җәмгыятьтәге урынын да, яшен дә билгеләп булган. Чөнки әбиләр аны – бер төрле, хатын-кызлар икенче төрле итеп, яшьләр үзләренчә кигән. Мондый нәрсә башка милләтләрдә юк. Гомумән, калфак – бары татарларга гына хас баш киеме ул.
Иң беренче калфак һәм күлмәгемне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тегүчеләреннән тектереп алдым да конгресс үткәрә торган чараларга киеп йөри башладым. Аннары икенче бер күлмәк белән калфак барлыкка килде, өченчесе, дүртенчесе...
Милли кием фабрикасы кирәк
– Моннан берничә ел элек үткәрелгән II татар хатын-кызлары җыены күңелдә бик тәэсирле булып хәтердә калды, – дип искә ала Кадрия ханым. – Без җыенга бары
тик милли киемнәрдән генә килү таләбе куйдык. Әлбәттә, беренче коймак төерле булган кебек, форумда катнашучы хатын-кызларның киеме дә чүп-чуар иде. Кем нәрсә тапкан, шуны кигән. Күбесе үзешчән коллективлардан алган күлмәк-камзул, чүәк-читекләрдән иде. Моны гаеп итүчеләр дә табылды, билгеле. Ләкин гаеп барыбызда да бар, үз милли киемнәребезне кию гадәте бөтенләй онытылды диярлек. Шуңа күрә дә бу җыеннан соң бер ел буе диярлек урыннардагы «Ак калфак» оешмалары җитәкчеләрен, активистларын җыеп, милли гореф-гадәтләребезне, ашсуларыбызны өйрәтү максатыннан, укыту-өйрәнү дәресләре оештырдык. Ай саен төрле һөнәрләргә өйрәнү максатыннан, чит илләрдән һәм төбәкләрдән хатын-кызларны конгресска җыйдык. Бер айда алар калфак, изү тегәргә-бизәргә, икенче айда милли аш-сулар әзерләргә өйрәнсә, өченчесендә милли гореф-гадәтләребезне барладык... «Ак калфак»ның чираттагы форумына килгән барлык хатын-кызларга калфаклар бүләк иттек. Ә инде аннан соңгы чараларга алар, үзләре яшәгән җирлекнең төсмерләрен дә исәпкә алып, махсус киемнәр тектергән иде.
Бу җәһәттән тәкъдимем дә бар: Казанда милли киемнәр җитештерә торган фабрика ачар вакыт җитте шикелле. Яшьләр арасында да, шөкер, милли киемнәрдән йөрүчеләр күбәя башлады. Бигрәк тә никах мәҗлесләрендә алар мөселманча киенергә тырыша. Ләкин ул киемнәр йә гарәп илләреннән, йә Урта Азия якларыннан китерелгән. Ә биредә индивидуаль тектерү кыйммәткә төшә.
Шуңа да яшь кызларыбыз әллә ни рәвешле бәйләнгән яулыкларга төренеп бетә. Юкса, безнең бит үз милли киемнәребез дә бик күркәм һәм уңайлы.
Фотолар К.Идрисова архивыннан

Люция ФАРШАТОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ