Логотип Магариф уку
Цитата:

Кан коелмасын, ятимнәр артмасын (ФОТО)

Моннан 77 ел элек, 25 август көнне төш вакытында Берлинда, фашистлар төрмәсендә унбер җәлилченең башы кыела. Фашист тоткынлыгында ярты сәгать эчендә татар халкының унбер каһарманы һәлак була. Соңрак б...

Моннан 77 ел элек, 25 август көнне төш вакытында Берлинда, фашистлар төрмәсендә унбер җәлилченең башы кыела. Фашист тоткынлыгында ярты сәгать эчендә татар халкының унбер каһарманы һәлак була. Соңрак бу вакыйга дөнья матбугатында, «татарлар елмаеп үлделәр», дип бәяләнәчәк.  
Шул фаҗигале мизгелләр онытылмасын, каһарман милләттәшләребезнең якты исеме замандашларыбыз хәтерендә озак саклансын,  дип менә ничә еллар хакимиятләребез 25 август көнне Казан Кремле янындагы Муса Җәлил һәйкәле янәшәсендә мәрхүм җәлилчеләрне искә алу кичәсе уздыра. Быел да искә алу кичәсе нәкъ шул минутларда, сәгать телләре 12 не суккач башланып китте.

 
- Бүген – Татарстан өчен бик истәлекле көн. Бер яктан, бик тетрәндергеч көн булса, икенче яктан, хәтер көне бу. Минем Берлинда, җәлилчеләр җәзалап үтерелгән урында, антифашистлар музеенда булганым, ул төшкә чәчәкләр салганым бар. Әлеге музейның үзенчәлеге шунда: анда тиңдәшсез сугышта корбан булганнарның рәсемнәре генә эленгән. Ни кызганыч, байтак тоткынның әле дә кайдан, кем булуы ачыкланмаган. Шөкер, без үз милләттәшләребезне беләбез, зурлыйбыз, данлыйбыз. Мин бу искә алу тантанасын батырларның васыятен яңарту дип кабул итәм. Алар үз җиреңә, ватаныңа тугрылыклы булыгыз дип башларын салды. Шәһитләребезнең хәтерен яңарту безне тагын да ныклырак, чыдамлырак итә, – дип ачып җибәрде тантананы Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

 ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин исә каһарманнарыбызны : «Алар үлемнәре белән үлемсезлек яулады. Җәлилчеләр безнең халык өчен генә түгел, ирек өчен көрәшүче башка халыклар өчен дә үрнәк булып тора», – дип зурлады. ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла  Кондратьева үз чиратында мәктәп балаларын, яшьләребезне җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә чакырды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Җәлилчеләрнең төп батырлыгы  милләттәшләребезнең рухын саклаудан гыйбарәт. Муса Җәлил барча милләтләр алдында татар халкының йөз аклыгын раслады», – дип белдерде.
- Соңгы елларда мин бу көнне Казанда булам, әтием һәм башка җәлилчеләр рухы алдында баш иям. Әтием язган шигырьләрнең – ике блокнотның Моабит төрмәсеннән ватаныбызга исән килеш кайтып җитүе – үзе могҗиза. Балалар, яшьләр бу шигырьләрне укысын, дистә еллардан соң да, монда килеп, җәлилчеләрне искә алсын иде, – дигән изге теләген җиткерде тантанага Мәскәүдән махсус килгән Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым.

Шагыйрь Зиннур Мансуров кына ахырда, инсаният дары иснәмичә яши алмый, ахры, бер көн дә, дип күңелләргә шом салып куйды. Чынлап та, Җир шарында эреле-ваклы сугышларның тынып торганы юк. Нинди генә булмасын, сугыш – кан кою  ул. Кан коелмасын, ятимнәр артмасын өчен зарур да инде менә шушындый искә алу, хәтер көннәре.
Рәшит МИНҺAҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ